Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Орденлы фронтовик, данлыклы бораулаучы

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Афанасьевич Федотовның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.

Утны-суны кичкән каһарман быел үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп узачак. Николай Федотов Башкортстанның Шаран районы Анисимова Поляна дигән авылда туып-үскән. 1942 елда Уфа пехота училищесына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң мобилизацияләнә һәм 95 нче гвардия дивизиясенең миномет ротасына җибәрелә. Батыр сугышчы Курск дугасында бәрелешләрдә катнашканда көчле контузия ала. Шуңа да карамастан Николай Афанасьевич сугышчан дуслары белән Днепрга кадәр барып җитә, ләкин кулы яралану сәбәпле егетне Харьковтагы госпитальгә озаталар. 1944 елның декабрендә сугышчы хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла. Аннан инде 20 яшьлек Николайны Мәскәү инженерлык училищесына укырга җибәрәләр. Егет мина кырларын зарарсызландыруда да катнаша әле. 1945 елны Николай Афанасьевич Минскига китә, монда ул сугыштан соң калган объектларны торгызуда һәм төзелеш эшләрендә катнаша. Николай туган авылына 1947 елны әйләнеп кайта, Октябрьск бистәсендә фронтовиклардан оешкан артельгә керә һәм скважиналарда эшли башлый. Аннан соң юллама белән бораулау мастеры булып Баулыга килә, соңыннан Әлмәткә күченә. 

- Сугыштан соңгы еллар бик авыр иде. Татарстанда нефть табыла башлаганы турындагы хәбәрне ишетү зур куаныч булды. Баулының бораулау конторасына килүемне әле дә хәтерлим. Ул вакытта аның директоры Андрей Обносов иде. Ә инде 1952 елда безне «Татбурнефть» трестының Түбән Мактамадагы 3 нче бораулау конторасына күчерделәр. Менә шулай, нефть мине үзенә тартып китерде һәм бораулау эше минем иң яраткан хезмәтемә әверелде, - дип искә ала тормыш юлын ветеран.

1964 елда Николай Афанасьевич Һиндстанга командировкага бара һәм биредә ике ел дәвамында җирле бораулаучыларны совет җиһазларында эшләргә өйрәтә. Ветеран бу чорының хатирәләре белән бик яратып уртаклаша. 

- Һиндстан мине үзенең сусыл яшел урманнары һәм шул ук вакытта каты агач яфраклары һәм үләннәре белән таң калдырды, - дип искә ала ул. 

Николай Федотов 60 елга якын гомерен нефть тармагы белән бәйләгән, 79 яшенә кадәр Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә хезмәт куйган шәхес. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Ветеран гомере буе һәм бүген дә хәрәкәттә - кышын кар көри, җәен бакчада эшли. Әле лупа аша булса да гәҗит укырга, телевизордан спорт тапшыруларын карарга бик ярата икән. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале иясенең тормышка, яшәешкә карата үз фикере, үз девизы бар.  

 - Хәрәкәттә - бәрәкәт. Мин яшьләргә һәрвакыт бу турыда әйтеп килдем. Ихлас булырга, нинди дә булса максат куярга, шуңа ирешергә кирәк. Нинди генә хәл булмасын, кешенең тормышында гаилә иң беренче урында торырга тиеш. Син гаиләңне булдыргансың икән, аны кайгыртырга тиешсең. Һәркемгә дә минем кебек озын гомерле һәм бәхетле булырга язсын, - дип изге теләкләрен юллый бүген ветеран. Николай Афанасьевичның үзенә дә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләп каласы килә.  

Резеда Исмәгыйлева

#МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса