Батыр сугышчылар һәм тырыш хезмәтчәннәр нәселе
Сталин репрессиясе елларында дин әһеле булган өчен генә атып үтерелгән Лотфулла хәзрәтнең уллары Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны сакларга китәләр.
Аларның язмышлары төрлечә була: берсе авыр бәрелеш вакытында яу кырында башын сала, икенчесе фашист әсирлегенең коточкыч авырлыкларын кичерә, 20 яше дә тулмаган өченчесе каты яраланып госпитальдә ятканнан соң авылга кайта.
«Халык дошманы» гаиләсенә нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнлеге, яшәү өчен бернәрсәсез диярлек калган Хәсәнә абыстайның зур батырлыгы, түзә алмаслык авыр шартларда улларын ничек итеп аякка бастыруы, фронтовикларның алдагы язмышы турында аларның иң кечесе, тырыш хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән атказанган ветеран-нефтьче Шәһит Таипов сөйли.
Зөфәр Лотфулла улы Таипов (1918-1943) фронтка Ташкент хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Аның хатларында фашизмга карата нәфрәт, Ватан өчен сугышларда фидакарьлек, кече энеләрен әниләрен тыңларга, яхшы укырга чакыру ярылып ята. Ул фронтның иң кайнар нокталарында батырларча сугыша. Андыйларның бик сирәгенә генә Җиңүгә кадәр яшәү, Берлинга кадәр барып җитү насыйп була. Күпләр яу кырларында башларын салалар. Зөфәрнең дә соңгы хаты 1943 елның 18 маенда энесе Әфләхкә язылган була. Менә ул хат:
«Әфләх энем, сиңа Зөфәрдән кайнар сәлам, шулай ук әнигә, Әхсәнинга, Шәһиткә дә зур сәлам. Шулай ук күршеләребезгә, барлык туганнарыбызга да сәламнәремне җиткерегез. Әфләх энем, мин синең 4 майда язган хатыңны, шулай ук Әхсәнинның 5 майдагы хатын алдым. Үземә килгәндә, мин исән-сау. Менә шулай, энем, 7 нче тапкыр сугышка керергә әзерләнәбез. Алты тапкыр булдык инде, минем фронтта булганга 9 айдан артык вакыт үтте. Алда нәрсә көткәнен без белмибез. Узган кышның гыйнварында мине беренче тапкыр хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иттеләр. Ләкин тиздән мин яраланып госпитальгә эләктем. Ә госпитальдән соң башка частька җибәрделәр. Шулай итеп, мин бу бүләк турында берни дә әйтә алмыйм һәм ул иске адресны оныттым да инде. Бу кышны шулай ук карда, авыр сугышларда үткәрдек. Хәзер менә май кояшы тәннәребезне җылыта инде.
Минем хатны алгач, шунда ук языгыз. Энем, менә бүген 18 майда берьюлы 2 хат алдым, синнән һәм Әхсәнин да язган.
Ярар, сау булыгыз! Сәлам белән Зөфәр. 18/V-43.»
«Сезнең улыгыз Зөфәр Лотфулла улы Таипов Орел-Курск дугасындагы сугышларда батырларча һәлак булды...» Чит кеше кулы белән язылган һәм Хәсәнә абыстайга, бөтен гаиләгә түзә алмаслык авыр хәсрәт китергән чираттагы хат 1943 елның 27 июлендә язылган.
З.Л. Таипов Орел өлкәсенең Столбчее авылында туганнар каберлегендә җирләнгән.
Икенче уллары Рәшит Таиповны (1921-2001) рота политругы вазифасында Тула шәһәре тирәсенә җибәрәләр, аннан ул Сталинград фронтына эләгә. Ул үз подразделениесе белән бергә күп тапкырлар һөҗүмгә күтәрелә, күп кенә канкойгыч бәрелешләрдә катнашып, дошманны Идел ярларыннан куып чыгаралар. Июль аенда шундый каты бәрелешләрнең берсендә Рәшит авыр контузия ала һәм әсирлеккә эләгә. Фашист концлагерьларының миллионлаган кешенең гомерен өзгән «тәмуг тегермәнен» үтәргә туры килә аңа. Тифтан исән кала. Нойбранденбург шәһәре (Германия) тирәсендәге Stalag II концлагеренда була. Анда әсирлеккә төшкән французлар, голландиялеләр, америкалылар һәм башка илләр вәкилләре дә тотыла, ә совет хәрби әсирләрен алардан чәнечкеле тимерчыбык кына аерып тора. Тегеләр хәрби формада йөриләр, үз илләреннән, туганнарыннан азык-төлек, башка әйберләр белән посылкалар алалар. Ә совет сугышчыларына алардан көнләшергә генә кала, аларны авыр эшләргә куалар, ярым ач тоталар, җәберлиләр, җәзалыйлар. Сталин үз гаебе белән булмаса да әсирлеккә эләккән миллионлаган сугышчыларыннан йөз чөерә, аларны куркаклыкта һәм хыянәттә гаепли: «Бездә әсирләр юк, - дип белдерә ул, - бары тик Ватанга хыянәт итүчеләр генә бар». 1945 елның апрель азагында, Кызыл Армия әсирләрне азат иткәч, Рәшитне автоматчы итеп укчылар полкына алалар, анда ул Бөек Ватан сугышының соңгы бәрелешләрендә катнаша. Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Укытучы һөнәренә ия булуын исәпкә алып, ә сугыштан соңгы елларда алар җитми торган була, Рәшитне 1945 елның ноябрендә демобилизациялиләр һәм туган якларына кайтарып җибәрәләр. Юкәле авылында беренче кеше буларак ул югары белем ала, Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый, математика, физика һәм немец теле укытучысы булып эшли. Лаеклы ялга Субханкул эшче яшьләр мәктәбе директоры вазифасыннан чыга.
Өченче уллары Әфләх Таипов (1923-2000), Бәләбәй педучилищесының комсомол оешмасы секретаре буларак, фронтка үз теләге белән китә. Ул Икенче бөтендөнья сугышының иң эре бәрелешендә - Сталинград сугышында катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Яралану һәм контузия алу сәбәпле сугыш инвалиды буларак демобилизацияләнә.
Ә.Л. Таипов канкойгыч сугыш дәһшәтләрен үтеп, Сталинград сугышында яралану сәбәпле инвалидка әйләнеп, госпитальләрдә дәваланганнан соң 1943 елның маенда яшь ветеран булып үзенең туган авылы Юкәлегә кайта. Аңа әле 20 яшь тә тулмаган була. Сталин репрессияләреннән әле һаман да айнымаган һәм сугыш чоры авырлыкларыннан газап чигүче гаилә: әнисе Хәсәнә абыстай белән ике энесе - 14 яшьлек Әхсәнин һәм 6 яшьлек Шәһит аның фронттан исән-имин кайтуына куанып бетә алмыйлар.
Фронтовик Әфләхне «Якты чишмә» колхозының хисапчысы итеп билгелиләр. 20 яшьлек егет төп эштән тыш күпсанлы җәмәгать эшләре дә башкара. Шигырьләр язу белән мавыга. Үзе үк язган пьесаларга нигезләнеп үзешчән спектакльләр оештыра.
Әфләх Таипов чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша, 1956 елдан 1962 елга кадәр гаиләсе белән Амангельды район үзәгендә яши һәм эшли, 1962 елдан 2000 елга кадәр Казахстанның Костанай өлкәсенең Карасу район үзәгендә яши.
Тыл хезмәтчәне Әхсәнин Таипов (1928-2000) балачактан ук хезмәт сөючән булып үсә, гомере буена балта эшләре остасы булып таныла, «Әлмәтнефть» идарәсенең төзү-монтаж цехы хезмәт ветераны.
1945 елның җәендә халык хуҗалыгын торгызу эшләренә дип Ленинград өлкәсенә алганда Әхсәнинга әле 17 яшь тә тулмаган була. Ул сугыш барган урыннарда башларын салган сугышчыларыбызны җирләүдә катнаша, ташландык блиндажларда ятып калган немец солдатларының мәетләрен күмәләр, төрле сугыш кирәк-яракларын җыеп шартлаталар, урман кисүдә, юллар төзүдә эшлиләр...
Автор турында мәгълүмат
Шәһит Лотфулла улы Таипов, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, «СССР нефть сәнәгате отличнигы», «СССР Нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе», тау инженеры, туган якны өйрәнүче, фотограф.
#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк
22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.
Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.
Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа