Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт предприятиеләре җитәкчеләренә 9 майда алкоголь сатуны чикләргә киңәш итәләр

Рекомендациянең максаты-спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тартуны пропагандалау һәм күпләп җыелган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау.

Татарстанның Әлмәт муниципаль районында сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатуны чикләргә киңәш итәләр. Бу карар Башкарма комитет тарафыннан шәһәр һәм район халкының, шулай ук җирле оешма, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең мөрәҗәгатьләреннән соң кабул ителде.

Рекомендациянең максаты-спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тартуны пропагандалау һәм халык күпләп җыелган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау. Мондый чаралар халыкның, бигрәк тә үсеп килүче буынның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса