Әлмәттә «Минем героем - минем гаиләм» акциясе дәвам итә
Әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә үзләренең геройлары турында язалар.
Федор Сосунов Әлмәт районы Рус Сиренькино авылында туган. Кызыл Армиянең бу сугышчысы Җиңү көнен каршылый алмый.
1945 елның 1 маенда ул Цаухвитц (Германия) янында фашистларга каршы сугышларда катнаша. Ул дошманның күпсанлы һөҗүмнәрен кире кага, орудиеларын зарядлый һәм аларны төзәтә. Җитди яралана.
1945 елның 8 маенда ул госпитальдә вафат була.
Фото: Альметьевск Новости телеграм каналы
22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.
Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.
Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа