Ул үзенә үзе дәва
Авырлыкны яшьлек белән җиңдек дисә дә, ул картлыкны да яшьлеге белән җиңеп яши кебек.
Авыл халкы өчен Әминә булса да, рәсми документта ул Альбина Гәрәй кызы буларак теркәлгән. Тәвәккәллек, үзенә ышанычйөзенә, атлап йөрешләренә, сөйләгән сүзенә үк чыккан аның.
Ишек төбенә чыгып, елмаеп, безне мөлаем гына ханым каршы алды. «Мин язасы апаның киленеме икән бу, әллә кызымы икән? Кара ничек каршы ала» дигән уй йөгереп узды баштан. Өйгә кердек. Бер дә карт кеше күренми. Башка бүлмәдә, күрәсең, безнең героиня... «Кайда утырып сөйләшербез икән? Сезгә кайдарак уңайлы була?» дигәч кенә, мин каршымдагы ханымның шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Альбина Гәрәй кызы Дәүләтбаева икәненә төшендем. Мин бит шактый олы яшьтәге бер апаны, гафу итегез «әбине» күрергә исәпләп килгән идем. Болай да була икән ул.
- Мин шушы авылда тудым, шушында үстем. Шушында укыдым. Без әле 5-6 яшьтән кырда көнбагыш төпләре чүпләдек. Барыбер дә ашау җитми иде инде. Ишле бала булдык. Гаиләдә җиде бала үстек. Ул вакытта җиде үк булмасак та, әти туган ятимнәрне дә, «берүзегез пичкә ягып ятмагыз» дип безгә җыйды.
Черек бәрәңге миңа бик аз эләкте. Безнең инәй гомергә мал врачы булып эшләде. Шунлыктан безгә ипи иртәрәк эләкте. Ләкин мин класста кәлҗемә ашаучыларга ипиемне биреп, алардан кәлҗемә алып ашый идем. Аларның кәлҗемәләре ничектер тәмлерәк кебек тоела иде миңа.
Мәктәптә укыганда җиде класс бетергәнче безгә каникул эләкмәде инде. Урамның аргы башында киндер басуы иде. Шунда киндер кәтмәнли идек. Аннан соң кукуруз кәтмәнләдек. Ул вакытта чөгендер юк иде, ул соңрак була башлады. Гел эштә булдык. Комиссия килә дип, мәктәп балаларын сыерларны кырып юарга йөртәләр иде. Элек озын бәрәңге базлары бар иде. Анда бәрәңге сортовать итәргә йөрдек. Аның артына киндерне өяләр иде дә, безне шуны таптарга йөртәләр иде.
- Альбина апа, сезнең балачагыгыз сугыштан соңгы елларга туры килгән. Анда бит инде сугыш ятимнәре дә аз булмаган. Әтисез дип бер-берсен кимсетүчеләр юк идеме?
- Ул заманлда бөтенебез бертөсле идек. Әтисез дип бер-берсен кимсетүче булмады. Хәзерге акыл белән уйласаң, әлбәттә, аларга җиңел булмагандыр. Без йөгереп әти янына кайтканда алар бит әти дип әйтергә тилмереп үскәннәр. Ләкин ул вакытта балалык белән без аны сизмәгәнбез. Тик барыбер алай кыерсыту булмады. Ә менә хәзер балалар кечкенәдән үк бер-берсеннән аерылып үсәләр.
Әлек бит бары-югы бергә иде. Күршеләр дә бертөсле иде барысы да. «Гыйлембаян апа, теге тәмле чәеңне яса әле. Теге тәмле чәеңне эчәргә кердек әле», дип күршеләр безнең инәйгә җыелалар иде. Инәй төрле үләннәр салып чәй пешерә иде. Эш күп иде, ләкин җыелып бер чәй эчәргә вакыт табыла иде. Хәзер бит башкачарак. Ничектер кешенең күңеле тарайды.
Альбина апа бүгенге заманны начар күрсәтәсе килмичә, ниндирәк сүз белән аңлатыйм икән дигән кебек, озак итеп еракка карап торды. Әллә үзенең кул сузымы гына арада калган әниле балачагын, чәй эчәргә кергән күрше апаларын күз алдыннан үткәрдеме…
Әйе, бүген бар да җитеш. Ни ашасаң, ни кисәң - шул бар. Тик махсус хәрби операция дигән сугыш кына кешеләрнең җан тынычлыгын качырды. Альбина апаның да оныгы шунда икән. Сүз шул якка кереп киткәч, өйдә беразга тынлык урнашты.
- Әле менә ялга кайтып китте оныгым. Кызыма бердәнбер бала. Безнең хәлләрне баласы, оныгы шунда булганнар аңлый. Сугыш турында киномы, тапшырумы карасам, йокы юк инде. Менә бу сугыш кешене берләштерде кебек. Кеше бер-берсенең хәленә керә башлады. Чөнки культура кергән саен нишләптер халык культурасызга, мәгънәсезгә әйләнә башлады.
Альбина апаның уй-фикерләре, теләкләре, әйтер сүзләре шактый күп. Тамак туклыгы гына кешене бәхетле итми икән. Җанга дәва кирәк. Үзеңә үзең ясыйсың ул дәваны, ди Альбина Гәрәй кызы.
Бөтен гомере, эше ризык, аш-су белән бәйле аның. Иртәнге биштән попутный машиналарда йөреп Әлмәттә эшли, нефтьчеләр ашханәсендә хезмәт куя. Һәм Габдрахман авылында ашханә ачылгач, бөтен көч-егәрен генә түгел, җанын, күңелен биреп, булсын дип анда эшли. Икешәр смена эшне оештырып, пешергән бөтен тәм-томны сатып, урнаштырып бетерү җиңелләрдән булмый. Ләкин тәвәккәллеге, тырышлыгы, кыюлыгы аңа һәрчак тотынган эшен җиренә җиткереп башкарып чыгарга ярдәм итә. Ул әле бүген дә авылның аяклы тарихы. Габдрахман авылы турындагы китапка материаллар туплауга, музейны экспонатлар белән баетуга зур өлеш кертә.
Ул әле бүген дә яшьләреңә биргесез. Күз тимәсен сезгә, Альбина апа. Исәнлектә оныгыгызны каршылап, тыныч тормышта озак яшәргә язсын.
Кем белән генә очрашсам да, телләрендә ярдәмчел авылдашлары Шәфәгать Фахраз улы Тәхаветдинов исеме.
Изгелек кылучы авылдашлары белән горурланып, дөньяларның тынычлануын өмет итеп, рәхмәтле булып яши монда халык.
Рәфкать Шаһиев
Сез дә Татарстанда узган #МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә чарасында катнаша аласыз! Язмаларыгызны көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа