Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылдашлар, классташлар, гомерлек парлар

Сугыш урлаган балачакларын алар тыйнак кына искә алалар. Бер аларныкын гына урладымы соң ул?

Аларга карап торуы да рәхәт. Бер-берсен аңлар өчен сүз дәшергә дә кирәкми. Күз карашларыннан аңлап торалар Миңнебаевлар.

Сөйләшергә тотынгач та, сүз әйткән саен Мосалия апа Фәнис абыйга, Фәнис абый исә Мосалия апага карап-карап алалар. Сабыр гына бер-берсенең сөйләгәненә төзәтмәләр, өстәмәләр кертеп, әңгәмә янәшә утырып дәвам итте.

- Бер авылда тудык, бергә үстек, бер класста укыдык, - дип елмаеп хатынына карап куйды Фәнис абый. Аннан, җайлап кына сүз дилбегәсен үз кулына алып, армиядә ничек хезмәт итүе, офицерларның гади авылдан килгән татар егетенә яхшы мөнәсәбәттә булулары, эш-хезмәт яратуы, җиренә җиткереп башкаруы, һәрвакыт яңаны белергә омтылуы, китап яратуы аркасында хезмәттәшләре арасында да югалып калмавын сөйләде.

- Әти киткәндә 1943 елгы сеңлем ими баласы булган. Әтине Казанга порох заводына алганнар. Ул 1947 елда үлде. Хәтерлим, әти кайткач, гел әтигә ияреп йөри идем. Әле бер тапкыр мунча себеркесенә барганны да хәтерлим…

Фәнис абый бөтен барлыгы белән әтиле малай чагына китеп барды. Ничек итеп аңа басуга черек бәрәңге кәлҗемәсе илткәнен, ничек итеп әтисе авырганын, этләрдән куркып врач апаны чакырырга барып җитә алмавын, әтисен больницага алып китүләрен, үлүен, әнисенең нәрсә дип әйтүен, авыл халкының нәрсә сөйләүләрен, барысын да тезеп-тезеп, кайта-кайта сөйләде.

- Армиягә киткәнче бергә колхозда эшләдек Мосалия белән. Ул бозау карый иде. Мине 1956 елда армиягә алып киттеләр, - дип сүзне яшьлек елларына күчерде.

Тугызынчы дистәне тутырып килсә дә, Фәнис абыйның хәтере дә, сүз куәсе дә бик бай. Гаилә корулары, балалар үстерү, эшкә керү, гаилә, балалар дип зур түрәләр алдында да куркып тормыйча үз сүзен әйтә алуы үзе бер тарих итеп язарлык. 

Армиядән соң ачлы-туклы авыл тормышы аны колхоздан китәргә мәҗбүр итә. Әнисе дә төшеп калган авыл карчыгы булмый, күрәсең. Авылда эш тәкъдим итәләр дигәч тә, «шушы солдаттан кайткан киемнәрең тузганчы киемең булыр, аннан ничек яшәрсең?» дип, үзенең төпле киңәшен бирә. Күренеп тора, Фәнис абый төшеп калганнардан булмаган. Сүзен өзеп әйткән, эшен җиренә җиткереп эшләгән. Әле хәзер дә гаиләдә кем хуҗа икәне күренеп тора. Мосалия апа татар хатын-кызларына хас сабырлык белән, оста гына итеп Фәнис абыйның ялгышларын тигезләп, кытыршы җирләрен шомартып, сирәк кенә сүзгә кушылып ала.

«Бабай сөйләп бетерде бугай инде», диде ул минем соравыма каршы.
- Бөтен теләк инде хәзер тизрәк сугыш бетсен. Бигрәк күп яшь егетләр кырылалар бит. Әле менә бакча башындагы күршебезне кайтардылар. Хәзер дә күздән яшь кипми. Бик тыныч, бик рәхәт яши идек бит. Бөтен әйберебез җитеш иде. Менә хәзер никадәр бала әтисез, хатыннар ирсез кала инде. Ата-ананың газиз балалары бит һәркайсы. Бәхетле булсыннар дип, картайган көндә игелекләрен күрергә дип үстерәбез бит, - диде ул, авыр сулап.

Әлеге матур гаилә башлыгы Фәнис абый авылда иң актив кешеләрнең берсе дә икән. Авыл тарихын туплауга, аны барлап, һәркемне исем-фамилияләп өйрәнеп чыгарга зур көч, өлеш кертә ул. Китап, газета-журнал укырга яратуын да әйтеп үтәргә кирәк. Тик соңгы араларда почта хезмәтенең начараюы гына газеталар алырга комачаулый аңа. 

Мосалия Салих кызы һәм Фәнис Сәхипгәрәй улы Миннебаевлар гаиләсеннән эчке бер шатлык, рәхәтлек белән кайттык без. Чөнки алар рәхмәтле була беләләр. Авылның бүгенге матурлыгына, бар нәрсәнең җитеш, уңайлы булуына авылдашлары Шәфәгать Тәхаветдиновка рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Изге теләкләрегез үзегезгә дә артып кайтсын, Мосалия апа һәм Фәнис абый. 
 

Рәфкать Шаһиев

 

Сез дә Татарстанда узган #МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә чарасында катнаша аласыз! Язмаларыгызны көтәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса