Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә узган «Тоннель»ның нәтиҗәләре билгеле

Әлеге операция барышында 239 шофер тикшерелгән һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

2024 елның 22 апрелендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан аек булмаган хәлдә машина белән идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.

Әлеге операция барышында 239 шофер тикшерелгән һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

Мәсәлән: ике кеше аек булмаган хәлдә руль артына утырган, 8 кеше  куркынычсызлык каешын эләктермәгән; 1 машинаның яктылык үткәрүе техник регламент таләпләренә туры килмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса