Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 2024 елның беренче игезәкләре теркәлде

Хаҗиевлар гаиләсендә уллары туды.

Әлмәт ЗАГСында 2024 елда беренче игезәкләрнең тууы теркәлгән. Салават һәм Алия Хаҗиевлар гаиләсендә ике уллары туа. Яңа туган сабыйларга Аяз һәм Нур дип исем куштылар, дип хәбәр итә ЗАГС белгечләре.

Әти-әнине икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә балаларының беренче дәүләт документларын тапшырдылар.

Узган айда Әлмәт ЗАГСында 147 бала – 81 малай һәм 66 кыз тууы теркәлгән. Ата-аналар ешрак үз балалары өчен Яна, Мөхәммәт һәм Амалия исемнәрен сайлыйлар. Самуэль, Һарун, Солтан, Ася, Лука һәм Хәбир исемнәре сирәгрәк очрый.

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса