Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә бәхете - татулыкта

Ирле-хатынлы Ермаковлар «Елховнефть» идарәсенең 1 нче нефть һәм газ чыгару цехында бер бригадада хезмәт куялар.

Ольга - нефтьне тозсызландыру һәм сусызландыру җайланмасы операторы, Андрей - нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мас-тер. Төрле функцияләр башкару сәбәпле, эш урынында сирәк очрашсалар да, ир белән хатын теләсә нинди ситуациядә бер-берсенең ярдәменә өмет итә алуларын һәрвакытта да белеп торалар.

Эшләрен яраталар 

Ольгага 14 яшь булганда аларның гаиләсе Яр Чаллыдан Әлмәт районының Новотроицк авылына күченә. Яңа йортларыннан ерак та түгел «Ямашнефть» идарәсенең нефть объектлары урнашкан. Алар кызда зур кызыксыну уята уятуын, тик нефть өлкәсендә эшләү хатын-кыз эше түгел дип санап, Ольга пешекче һөнәрен сайлый. Ул һәрвакыт яңа төр ризык-лар ясарга һәм гадәти булмаган тәмнәр ачарга ярата торган була.
Озак еллар дәвамында Ольга үз белгечлеге буенча эшли: Әлмәттә мәктәп укучылары өчен тәмле итеп иртәнге һәм төшке ашлар әзерли. Яраткан эше сөендерә, Ольга үзен бик бәхетле хис итә. Әмма берникадәр вакыттан соң аның күңеле үзгәрешләр таләп итә башлый. Һәм бер кичне ире белән сөйләшеп утырганда ул эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә карар итүен әйтә.

Андрей ул вакытта «Ел-ховнефть»тә нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мастер булып эшли. Иренең хуплавы Ольганы үз көчен яңа һөнәрдә сынап карарга рухландыра. Нефтьнең нәрсә икәнен, ничек чыгарылуын һәм нәрсәдән торганын беләсе килү теләге дә көчле була аның. Яңа белгечлеккә укып чыккач, Ольга Ермакова «Елховнефть» идарәсенең тозсызландыру һәм сусызландыру җайланмасы операторы сыйфатында эшли башлый. Хәзер аның эш көне территорияне урап чыгудан, насос агрегатлары сыешлыкларының эшкә яраклылыгын тикшерүдән, мастер һәм җитәкчелекнең биремнәрен үтәүдән башлана.

- Эшем, беренче чиратта, нефтьне сусызландыру һәм кудыру буенча технологик процессны контрольдә тотудан гыйбарәт. Кышкы вакытта объект территориясен кардан арындырырга, җәй көне чисталык һәм тәртип саклап, үләннәрне чабарга кирәк. Миңа сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы операторы эше ошый, ләкин, әни буларак, төнге сменага барганда гаиләне калдырып китү кыенрак, - дип таный Ольга.

Язмыш кушуы буенча

Ольга һәм Андрей Ермаковлар - тату, бәхетле гаилә үрнәге. Бер өлкәдә эшлиләр, бергәләп балалар тәрбиялиләр һәм бер-берсен яратып, үзара аңлашып яшиләр. Андрей көнкүреш мәсьәләләрендә генә түгел, ә һөнәри эшчәнлектә дә тормыш иптәшенә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Га-дәти эш көненнән соң алар яңалыклар белән уртаклашырга һәм көн дәвамында булган вакыйгалар турында гәпләшергә яраталар.
Булачак ир белән хатын авыл клубында танышалар. Андрей ул вакытта Казан аграр университетында укый һәм ял көннәрендә әти-әнисе янына кайткан була. Очраклы танышу яшьләр тормышына мөһим вакыйга буларак кереп кала. Андрей беренче караштан ук Ольгада үзенең булачак тормыш иптәшен күрә һәм бүгенге көнгә кадәр аңа карап сокланудан туктамый.

- Минем өчен Ольга - бар яклап та үрнәк. Ул зирәк акыллы, кайгыртучан хатын һәм әни. Аның пешекче буларак осталыгы һәртөрле мактаулардан өстен, - дип сөйли Андрей. - Хезмәттәшем буларак, Ольганы ярдәмчел, җаваплы һәм карусыз дип бәяли алам. Ул нефть эшен тиз үзләштерде һәм эш барышында туган барлык кыенлыкларны кыю рәвештә җиңеп чыга.

Ермаковлар өчен үрнәк булып Андрейның әти-әнисе тора: Лидия Владимировна белән Николай Борисович менә инде 39 ел бергә.

- Алар һәрвакыт ярдәм итәләр, менә шулай итсәң яхшырак булачак дип төпле киңәшләрен бирәләр. Алар безнең өчен зур таяныч булса, без - алар өчен, - дип билгеләп үтә Ольга.

Сере нәрсәдә?

Ирле-хатынлы Ермаков-ларның аерым горурлыгы - ике балалары, буш вакытларын алар гел бергә үт-кәрәләр.
Олы уллары Никита унынчы сыйныфта укый, якын киләчәктә аңа һөнәр сайлау турында мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Гаилә эшен дәвам итү турында уйлана егет. Моннан тыш, Никита хоккейчы да әле. Биш яшеннән «Нефтяник» хоккей командасында шөгыльләнә. Һәр иртәне мәктәпкә бара, ә дәресләрдән соң аны кичкә кадәр дәвам итә торган тренировкалары көтә. Ял көннәрендә күчмә матчларда һәм уеннарда катнаша.

Кызлары Алина алтынчы сыйныфта. Ул бию белән шөгыльләнә, даими рәвештә шәһәркүләм чараларда һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша. Ольга белән Андрей балаларны хуплап, рухландырып торалар, алар өчен әһәмиятле булган чараларга барырга вакыт табалар.

Ермаковлар балаларны тәрбияләүдә гади, әмма нәтиҗәле принципларга таянып эш итәләр. Балаларга ышану, аларның фикеренә колак салу, аралашырга вакыт табу, кирәк булганда ярдәм итү һәм хуплау мөһим, дип саный алар.

- Гаиләдә иң мөһиме - намус һәм үзара хөрмәт, һәм бу ир белән хатын арасында гына түгел, балалар арасында да шулай булырга тиеш. Бер-береңне ишетә, кыен минутларда ярдәм итә белү зарур. Шулай ук кичерә белү дә, беребезнең дә идеаль булмавыбызны һәм хаталар ясый алуыбызны аңлау да мөһим, - дип саный ир белән хатын.

 

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса