Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби туганлык һәрвакыт сафта

Әфганчы егетләр... Утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыккан егетләр алар.

Бу ир-егетләр бүгенге тормышта да бер-берсе белән араны өзмәскә тырышып, аралашып, элемтәдә яшиләр. 
Хәрби хезмәтләрен «кайнар нокталарда» узган әл-мәтлеләрне  «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасы берләштерә. Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән чын ирләр бүген дә алгы сафта. Алар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга төрле яклап булышлык күрсәтәләр, гуманитар ярдәм әзерләүдә һәм яу кырында һәлак булганнарны тантаналы рәвештә соңгы юлга озатуда үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Язмамның герое - Казыев Мамрасул Адымаевич шундый фидакарьләрнең берсе. Кыргызстанның Ош өлкәсе  Кара-Суй районы Баш-Булак авылында туып-үскән ул. 1984 елда  армия сафларына алынып, 1985 елның апрель аеннан башлап 1986 елның августына кадәр Әфганстанда интернациональ бурычын үти. Әлеге чорны Мамрасул бүген дә зур дулкынлану белән искә ала. 

- Мин гади авыл малае, унбер балалы гаиләдә үстем. Ходайның рәхмәте белән, сигезебез исән-сау булып үсеп җиттек, өч туганым кечкенә чагында авырып вафат булдылар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң башкалага укырга бик керәсем килде, тик әти-әниләрнең акчалары җитмәгәнлектән, әлеге теләгем хыял гына булып калды. Шулай да бер еллап совхозда эшләп, бераз акча туплаганнан соң, кабат укырга керү теләге уянды. Янәшәдәге Казахстан республикасына барып, анда авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. 1984 елны туган авылыма каникулга кайткач, дусларымның армиягә киткәнен белдем. Киредән техникумга килгәч, Джамбул өлкәсендәге военкоматка барып, мине дә армиягә җибәрүләрен сорадым. Башта Алма-Атада хезмәт иттем. Казахстанда махсус  бөтенроссия батальонын формалаштырганнан соң безне шунда күчер-деләр.


Анда хәрби өйрәнүләр уздык. Батальонны Төрек-мәнстанга күчергәннән соң, безне әфган сугышына әзерләгәннәрен аңладык инде. Бернинди курку булмады, киресенчә, әле безне сайлап алганнары өчен горурландык кына. Мин Кандагарга эләктем, хәрби частьта  укчы-зенитчы булдым. Төнлә БТРлар, Камазлар белән чикне узган вакыт әле дә хәтердә. Иртән яктыра башлагач, барыбыз да әйләнә-тирәне күзәтә башладык.  

Иң беренче булып биредә чын мәгънәсендә кара халык яши икән дигән фикер калды. Алтмыш градус кызу, кишлакларны узабыз, абзыйлар барысы да сакаллы, ә балалар яланаяк чабышып йөриләр, бу күренешне Африка белән генә чагыштырырга мөмкин булгандыр, мөгаен. 

Җирле халык виноградын да үстерә, малын да  тота тотуын. Шунысы истә калган - ачыктан-ачык басу тулы мәк плантацияләре. Кем ничек кабул иткәндер инде, белмим, тик мин үзем җирле халыкка бик сагаеп карадым, чөнки аларга ышаныч юк иде. Әле дә истә,  Кандагарда яшел зонаны узганда, аны әле «зелёнка» дип атыйлар иде, безнең батальонга дошманнар һөҗүм ясады. Без һөҗүмне кире кайтара алдык. Бу беренче хәрби чирканчык булды. Шунда инде без кая килеп эләккәнебезне аңладык. Билгеләнгән урынга килеп җиткәннән соң палаткаларга урнаштырдылар. Әфганстанда хезмәт итү чорында төрле вакыйгалар булды инде. Бервакыт үзебезнең егетләрнең пленга эләгүе турында хәбәр килде, безгә аларны билгеле бер кишлактан коткарырга кирәк иде. Бардык, кишлакны әйләндереп алдык, тик, кызганыч, егетләребезне тапмадык....Шул уй бүген дә миңа тынгы бирми... Безнең батальон төрле бурычларны үтәде инде - күп очракта колонналарны төрле яклап саклап алып бара идек. 

Миналарга эләгеп, шартлап үлүчеләр күп булды - бу коточкыч мизгелләрне оныту мөмкинме соң... Күрше заставадагы егетләргә һөҗүм иткәннәре дә истә. Без аларны коткардык, ләкин үзебезнең ике егетебезне югалттык... 

Менә шулай, ел ярым вакыт узганнан соң, демо-билизацияләнеп, исән-сау туган якка әйләнеп кайттым. Сугыштан кайткач, тыныч шартларда тормыш көйләп җибәрү кыенрак булды, хәтта укуымны да дәвам итәргә теләгем булмады. Шулай да үз-үземне кулга алдым. Бар нәрсәне ташлап, таулы районга - Памир тауларына юл алдым. Туганым янында ярты еллап яшәдем, сәламәт яшәү рәвеше алып бардым, хуҗалыкта эшләдем. Минем математикага хирыслыгым зур иде. Биремнәр чишеп, белем эстәдем. Кыргызстанга кайтып, педагогия институтына укырга кердем, аны тәмамлап, математика-информатика укытучысы белгечлеге алдым. Булачак тормыш иптәшем - татар кызы минем белән параллель төркемдә укыды. Аның белән өйләнешеп, гаилә корып җибәрдек, өч улыбыз дөньяга килде. СССР таркалганнан соң, башка милләт кешеләре Кыргызстаннан күченеп китә башладылар. Хатынымның туганнары Әлмәттә яшиләр иде, бирегә күп тапкырлар кунакка кайткаладык, соңыннан җыенып бөтенләй күченеп кайттык инде менә. Әлмәт минем күңелемә бик хуш килде. Тихоновкада торып, Түбән Мактамада үз кулларыбыз белән ике катлы йорт төзеп кердек. Аллага шөкер, матур гына яшибез. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә хезмәт куям, минем үз эшем бар. Хатыным Мактама мәктәбендә укыта. Балаларым бик яхшы укыдылар, эшлиләр, ике оныгым бар. 

Минем бер нәрсәне генә әйтәсе килә - хәрби хезмәт узган кеше барыбер күңеле белән хәрби дуслыкка омтыла икән ул. Мәрхүм булган командирыбыз Геннадий Иванович Денисовка биргән антыбызны бүген дә үтибез - «Хәрби туганлык» егетләре белән берлектә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирәбез, СВОдагы егетләребез белән дә элемтәдә торабыз, киләчәктә дә шулай булыр, - дип ышандырды Мамрасул Казыев.

 Әфган сугышы ветераны әйткәннәргә өстәп «амин» диясе генә кала. Локаль конфликтларны кичкән егетләрнең барысына да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге,  үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып яшәүләрен телибез. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса