Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимерне буйсындыручы

Токарь булу бүген сирәк һөнәрләр категориясенә керә. Әмма, элеккечә үк, ансыз берни дә эшләп булмый.

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең производствога хезмәт күрсәтү цехында менә 40 елдан артык инде «Татнефть-Добыча» структур подразделениесендә бердәнбер булган токарь хатын-кыз эшли. Наталья Симонова - югары разрядлы белгеч. Аның белән хаклы рәвештә горурланалар, аны хөрмәт итәләр һәм бәялиләр.

Теләге тормышка ашкан

Унсигез яшьлек Наталья «Әлмәтнефть»кә килә һәм токарь булып эшләргә теләвен белдерә. Үз яшенә караганда күпкә җитди кы-яфәтле кызга карап, аның бу карары нигезле булуына аз гына да шикләнмиләр. Эшкә кабул итәләр дә электр җиһазларын прокат-ремонтлау цехына билгелиләр. Наталья Симонованың хезмәт эшчәнлеге әнә шулай башлана. Әйтергә кирәк, аның хезмәт юлында кискен борылышлар да, шикләнгән вакытлары да булмый. Характеры шундый - карар иткән икән, димәк, шулай булырга тиеш. Ул чордан бирле кырык елдан артык вакыт узган. Күп нәрсә үзгәргән, шул исәптән цехның исеме дә. Бары тик үз эшенең остасы булган хезмәткәрнең генә сайлаган эшкә мөнәсәбәте үзгәрешсез калган.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәктер, ул вакытта бу һөнәрне сайлаучы хатын-кызлар аз булмаган. 65 нче профтехучилищеның безнең героебыз укыган төркемендә генә дә 30 кеше арасында 20 кыз булган. Тик шулай да аларның барысы да бу һөнәрдә калмаган һәм барысы да аны Наталья үзләштергән кебек үзләштерә алмаган, 
күрәсең.
- Мин үз эшемне иҗади дип саныйм. Ә бу - анда һәрвакыт тагын да яхшырак эшләргә тырышырга мөмкин дигән сүз, - дип ышандыра, елмаеп, Наталья Симонова һәм дәвам итә: - Безнең эштә куркып калмау, бурычны төгәл аңлау һәм нәтиҗәдә нәрсә килеп чыгачагын алдан күзаллау мөһим.

Металлны үзгәртү сәнгате

Училищеда беренче практик дәресләр үтүгә үк Наталья токарьлык эше белән тагын да ныграк кызыксына башлый. Аңа металл чүбе исе һәм металлны нинди дә булса әйбергә әйләндерүдә аның да катнашы булу бик ошый. Детальне кыру - ялыктыра торган, әмма шул ук вакытта бик җентекле эш, аны һәрбер кеше дә булдыра алмый. Монда озак вакыт игътибарыңны бер әйбергә туплый алу һәм яхшы физик чыдамлыкка ия булу мөһим.

- Эшне зур теләк белән башкарсаң һәм бөтен кү-ңелеңне биреп эшләсәң, күп нәрсәне ерып чыгарга була. Токарь эшен яратырга кирәк, юкса берни дә барып чыкмаячак. Моны һөнәрне сайлаганда ук аңлау зарур, - дип ышандыра Наталья Симонова.

Осталык серләре

Токарь булу - ул искиткеч катлаулы һөнәр. Монда күп кенә станокларның эш принцибын аңларга һәм технологик операцияләрне белергә кирәк. Белгечтән оптималь төгәллек һәм эшне югары сыйфатлы итеп башкару та-ләп ителә.

Наталья цех производ-ствосының үзенчәлекләрен бик тиз үзләштерә. Оста токарь булуның тәүге серләрен ачуны үзенең остазы Анна Аввакумованың җитез һәм җайга салынган хәрәкәтләрен игътибар белән күзәтүдән башлый. Бер айлап вакыт узуга, тырыш укучы инде алга куелган норманы мөстәкыйль рәвештә эшләп тә бирә. 

Техник төгәллек белән металл «болванка»лар катлаулы детальләргә әверелә. Һәм һәр эшне тәмамлаганда ул эшенең нәтиҗәсен горурлык хисләре белән остазына күрсәтә. Бу үзенчә бер йолага әйләнеп, шуның белән ул түземлелеге һәм ярдәме, игътибары һәм аналарча кайгыртучанлыгы өчен Анна Александровнага рәхмәт хисләрен белдерә.  

«Үз һөнәрендә яши»

Наталья соңрак үзенең шәкертләрен дә шундый ук кайгыртучанлык белән эшкә өйрәтә. Токарьлык эше күнекмәләрен Симонова ярдәме белән үзләштергәннән соң, шушы һөнәрдә калырга карар итүчеләрнең берсе - Николай Павлов. Биш ел элек цехка килеп, аңа хатын-кыз токарьны остаз итеп билгеләгәч, ул, әлбәттә, бераз аптырашта калган. Ләкин соңрак барысын да аңлап кабул иткән. Хәзер алар бер-берсен бик яхшы тулыландыралар һәм бергә эшләүләренә бик шат.
- Наталья Михайловнага карап, һәрвакыт аның ничек итеп хатын-кыз сөйкемлелеген саклый алуына, ачык күңелле һәм игелекле кеше булып калуына гаҗәпләнәм. Беренче көннән үк зур кайгыртучанлык белән минем эшне күзәтте һәм аңлаешлы, җентекле һәм эзлекле итеп эшнең нечкәлекләренә өйрәтте. Һәм аның бу һөнәр белән яшәве яхшы аңлашыла иде, - дип, сокланып искә ала Николай.

Натальяның игътибары һәм күңел җылысы күпләргә җитәрлек. Коллегаларын килешле матур киемнәре һәм дөрес итеп сайланган бижутериясе, җиңелчә макияжы һәм һичшиксез дустанә елмаюы белән сөендерүен дәвам итеп, ул аларны үзе әзерләгән, тозлаган әйберләр һәм хуш исле камыр ризыклары белән сыйларга да өлгерә. Бу инде чын хатын-кызның һәрвакыт һәм һәркайда хатын-кыз булып кала алуына ышанычны тагын бер кат раслый.

- Мин үз кулларым белән нәрсәдер эшләргә, нинди дә булса яңа әйбер булдырырга яратам. Бер детальне үзләштергәндә аны җиңел генә башкарып чыксаң, тагын да катлаулырак детальгә тотынасың. Һәм һәр юлы шулай. Бу мине мавыктыра, кызыксындыра. Шуңа күрә эшкә шатланып барам һәм үзем теләгәнне эшлим. Ә бу бик мөһим! - ди Наталья.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса