Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов Әлмәт районы халкын су басуга әзерләнергә чакырды

Белгечләр фаразлавынча, су дәрәҗәсе күпьеллык уртача максималь дәрәҗәдән бер метр югарырак булачак.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне су басуга әзер булырга чакырды. Бу аеруча шәхси секторда яшәүчеләргә кагыла.

- Даими контрольдә тотабыз. Дала Зәе елгасы биш район территориясендә бердәнбер төп артерия булып тора. Барлык эрегән сулар беренче чиратта аның аша үтә. Җаваплылык зур. Локаль һәм масштаблы су басуларга юл куймаска кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Нагуманов сүзләренчә, хәзер хәлне тикшерү тәүлегенә ике тапкыр үткәрелә. Район территориясендә кар катламының биеклеге уртача 49 см тәшкил итә.

- Белгечләрнең алдан анализы су басу вакытында суның иң югары дәрәҗәсе уртача күпьеллык максималь су дәрәҗәсеннән ким дигәндә 30 см югарырак һәм 1,1 метрга кадәр җитәчәк дип фаразларга нигез бирә, — дип ассызыклады район башлыгы. - Бу уңайсыз һәм урыны белән куркыныч су басу ситуациясен тудыра. Фаразлар буенча, без хәлне контрольдә тота алабыз.

Нагуманов шәхси сектор халкын су басуга каршы чараларга әзерләнергә чакырды.

Шулай ук Әлмәт башлыгы, калынлыгы 26-40 см булган бозга чыгу катгый тыела, дип кисәтте, бу плюс температуралар белән бергә җитди куркыныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса