Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баласы үзенә охшамаган әлмәтле судка барган

Әлмәтле баласы белән охшашлык тапмый.

Ир-ат баланың тууы турындагы акт язмасыннан әтисе турында мәгълүматны алуны сорый.

Әлмәт кешесе судка мөрәҗәгать итте. Сәбәбе-ул улының туган атасы булуына шикләнә. Ир-ат аңлатканча, 2006 елда аның җавап бирүче белән баласы туган. Ләкин вакыт узу белән ул улының икәненә шикләнә башлаган. Әтисен тышкы охшашлыкның булмавы борчый. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр кешесе судтан баланың тууы турындагы акт язмасыннан әтисе турында мәгълүматны алып ташлауны сорый.

Суд дәгъвачының үтенече буенча экспертиза билгеләде. Әти булу ихтималы, аның буенча, 99,9% тан да ким булмаган.

Әлмәт дәгъвасы канәгатьләндерелмәде, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса