Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Кеше приюты»нда булды
«Кеше приюты» - мохтаҗларга бушлай кайнар ризык тарату рәвешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект,
ТР Әлмәт районы Тимур Нагуманов приютның эшен бәяләде һәм ярдәмгә мохтаҗ әлмәтлеләр белән әңгәмә үткәрде.
Проект җитәкчесе Ринат Шәйхидинов эшнең һәр кешегә индивидуаль якын килү белән алып барылуын ассызыклады. Психолог халыкка анкеталар тарата, аларның ихтыяҗларын билгели, ризык, кием, төн кунарга урын, медицина ярдәме яки эшкә урнашу турында сораша.
Хәзер мохтаҗ кешеләрне Казандагы йортсызлар өчен приютка җибәрәләр, әмма алар өчен Әлмәттә бина бирү планлаштырыла. Шулай ук йортсыз кешеләрне эзләү өчен патруль булдыру һәм мондый очраклар турында хәбәрләр өчен кайнар линия булдыру планлаштырыла.
Тимур Нагуманов «Кеше приюты» хезмәткәрләренә игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу проектның ризык кына түгел, ә кешеләргә нормаль тормышка кайтырга ярдәм итүен билгеләп үтте. Ул шулай ук шәһәрнең төрле өлешләрендә мохтаҗларга тагын берничә ярдәм ноктасы ачу идеясен хуплый.
Исегезгә төшерәбез, "Кеше приюты " Шевченко урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан. Эш режимы дүшәмбедән шимбәгә кадәр 13:00-14:00 сәгатьләрдә.
Фото: Әмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа