Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл фидакарьләре

Хатын-кызлар башкара алмаган бер эш тә юк. Уллар табып үстерүче дә, ил чакырган чакта яуга озатучы да, ярдәм кулын сузучылар да алар.

Авыл хатын-кызлары үзләренең уңган булуларыннан тыш, авыр вакытлар килгәндә бергә, бербөтен булып оеша алулары белән дә сок-ландыралар мине. 

уларга өстәп дистәләрчә, юк, меңнәрчә күркәм, хәйран калырлык сыйфатлар туп-ланган аларга. Бер караганда алар гади тоелсалар да, һәрберсеннән зирәк акыл һәм кодрәт ташып тора. Үз сүзләрен курыкмый әйтә белә торган, кемне дә булса нахакка рәнҗетсәләр, аны яклап чыга алырдай, халыкны оештырып, үзе артыннан алып бара торган авыл хатын-кызлары районыбызның һәрбер торак пунктында да бар. 

Иске Михайловкада гомер кичерүче Гөлшат Фәттахова нәкъ менә шундыйларның берсе. Эшмәкәр дә ул үзе, волонтер да. Эшен дә җаен белеп алып бара, махсус хәрби операция зонасындагы авылдашларына гуманитар ярдәм әзерләүне оештырырга да вакыт таба. Блиндаж шәмнәре ясарга парафин кирәк иде дип район башлыгы Тимур Нагумановка мөрәҗәгать итүче дә шул үзе. Ничек өлгергән - башлык бүлеп биргән парафинны төяп алып та кайткан, блиндаж шәмнәрен ясауны көйләп тә җибәргән. Ике көн эчендә авылдашлары белән берлектә 700 банка блиндаж шәмнәре ясап та тапшырганнар. Авылдашлары да бик ярата, бик хөрмәт итә Гөлшатны.

- Мин үзем Бикәсаз авылы кызы. Иске Михайловкага килен булып төшүемә дә 40 ел булды инде. Гомернең узганы сизелмәде дә. Әйе, кемгә ярдәм кирәк - булышырга тырышабыз. Бүгенге катлаулы тормышта шунсыз мөмкин түгел. Беренче окоп шәмнәрен кызлар мәктәптә ясадылар. Мин инде аларга төрле яклап ярдәм иттем - каяндыр парафин табып алып кайтам, каяндыр банкаларын, картонын кибеттә җыя идем. Халыктан да акча җыйдык. Хәзер инде сатып алыр җир калмагач, район башлыгына мөрәҗәгать иттем. Өч көннән соң ук «өч атнадан парафин булачак, көтегез» дип хәбәр иттеләр. Моңарчы шәмнәрне клубта, мәктәптә ясый идек. Хәзер инде менә үз йортымның подвалында ясыйбыз. Анда бик уңайлы. Шәмнәр ясау белән генә чикләнмибез, бер мең йомыркага токмач кисеп, киптереп әзерләп озаттык, киемен дә, урын-җир әйберләрен дә җыябыз, киптерелгән үләннән чәй-ләр дә фасовкалыйбыз. Әзерлибез дә - МХОга озатабыз да. Кайсы торак пункттан китүче булса, шуның аркылы юллыйбыз. Аллага шөкер, бар да барып җи-тә, егетләребез белән гел хәбәрләшеп торабыз. Авыл кешеләре бик актив, кайда да шул хатын-кызларыбыз инде - Гөлүзә, Айгөл, Рәсимә, Фәнзия апа, Фәридә апа, Ләйсәнә апа, Лариса, Мөзәлия, Сиринә, Вера, Наташаларга (алар бездә өчәү), Резедага, Кадриягә, Бриллиант апага, Алсуга, Фәниягә, Зифа һәм Тәбрия апаларга, Нанага, мәктәп коллективына һәм башкаларга зур рәхмәт. Алга таба да эшебезне шулай матур гына алып барырбыз дип уйлыйм, - диде авыл фидакаре. 

Нинди генә авыр вакытлар килмәсен, хатын-кызлар тормыш дилбегәсен курыкмыйча үз кулларына алалар һәм һәрчак максатларына ирешәләр. Изге ниятле авыл хатыннарына исән-имин тормыш һәм яңадан-яңа саваплы гамәлләр теләп калабыз.


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса