Җырлыйм әнием турында...
Быелгы яз календарьда күрсәтелгән числога туры китереп килде. Әниләр күңеленә шатлык өстәгән кебек...
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме дигәч, мин үзем өй кыекларыннан тамчылар тамган, кояш нурында селкенмичә дә сөякләрен җылытып йокымсырап басып торган сыерлы язны уйлыйм.
Башлангыч сыйныф укытучыбыз Розалия апаның «Кызыл йолдыз» дип аталган уку китабыннан
«Күгәрченнәр гөрләшәләр,
Язгы кояш нурында.
Алар җырлый иң матур җыр,
Минем әни турында»
дигән шигырьне укуы күз алдына килә. Һәм әнидән качыра-качыра бүләк әзерләү, ул бүләкне класстагы «монтаж» дип аталган бәйрәм чарасында әниләргә тапшыру.
Хәтеремдә, күршедә мин-нән өч яшькә зур Фәния апай әнисе Минсорур апайга бүләккә сувенир алган. Бәлки әле андый матур сувенир кемнәрдәдер сакланадыр да: шалкан өстенә менеп баскан бабайга әкияттәге калган геройлар тотынышканнар. Бик матур инде. Аларның гаиләсе шулай шәһәрчәрәк, матурлыкны башкача аңлый торган иде (инде берсе дә калмады аларның, искә алуым дога булып барсын). Мин дә кызыктым. Алырга акча юк. Акча әнидә. Аны сорарга кирәк. Сорагач, ул акчаның нигә кирәген әйтергә. Сорадым. Әни: «Юк нәрсә белән йөрмә, акча әрәм итеп. Алсаң җүнлерәк нәрсә ал. Әнә, начнушка тузган, шуны ал», - диде. Мин шулай иттем.
Шундый «сүси-пүси»ләр-дән шактый ераграк тора иде минем әни. Дөресрәге - инәй. Без шулай дибез. Мин инде, кем әйткәндәй, «укыган кеше» буларак, әдәби тел кысаларына туры китереп әни дип язам. Кырыс холыклы, тормышның матди ягын кайгыртып яши торган, бик нечкә күңелле кеше иде. Ягъни, күктә очып, булмастайны хыялланып йөри торган түгел. Реалист иде.
Элек бит авыл җирендә шундый бик матур гадәт бар иде. Күршедәге
малайлар-кызлар синнән бер яшькә зуррак булса, аңа абый-апа дип дәшү. Хәзер, күршенекенә түгел, бертуганнар арасында да
«апа-абый» дип дәшү
бетеп бара. Монда да безнең әнинең таләбе
катгый: «Берьюлы
чыктыгызмы әллә?» генә дия иде.
Берсендә шулай урамда уйнап йөрибез. Төгәл хәтерләмим, әллә вертолет, әллә самолет, Чагыл тавы өстендә әйләнде дә, нидер ташлады. Безнең беләсе килә бит. Мин тиз генә өйгә йөгердем. «Инәй, анда нәрсәдер ташладылар. Ландыш апай (күрше) белән карап кына кайтыйк әле», дим. «Барыгыз, кеше юк җир дип, кәгазьгә төреп үзләренекен ташлаганнардыр. Йөгерегез», - диде. Бармадык инде. Менә шундыйрак иде минем әни.
Ул вакытта әниләр турында барлыгы өч-дүрт җыр иде. Мәктәп баласы бик җырламый торган (зурлар өчен диелгән булдымы икән?), Ф. Сөләйманова башкаруында казах җыры «Әниемә», Гөлшат апа Зәй-нашева сүзләренә «Бер кыз бала җыр чыгарган» (аның исеме «Җырлыйм әнием турында» икәнен күпләр әле хәзер дә белмидер) - аны Әниләр бәйрәмендә мәктәптә 1 нче класстан 10 нчы класска кадәр, җырлый белсәң дә, белмәсәң дә, җыр-лый идек, «Әниемнең җылы кочагы», аннан соң башкортлардан «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» килеп керде һәм үзебезнең «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан». Мәктәпне тәмамлаганчы укучылар репертуарында шушы җырлар иде. Югыйсә әниләр турында ул чакта да бик матур, бик мәгънәле җырлар иҗат ителгән. Әйе, иң мөһиме мәгънәле җырлар. Кәнфитләнмәгән, төчеләнмәгән, чәчәкләп-чуарлап бетермәгән, гади, әмма җаныңны айкый торган җырлар. Алар бер-берсеннән көе белән дә, сүзләре белән дә, фикере белән дә аерылып торганнар. Аны башкаручылары да тәмен, мәгънәсен, кадерен белеп җырлаганнар. Ә хәзер, карасак-тыңласак, әниләр турында җырның күплегенә исең-акылың китәрлек. Әниемнең мен-дәре, әниемнең юрганы, әниемнең алкасы, әниемнең ашлары, әниемнең чәйләре, әниемнең күлмәге, әниемнең ыштаны (гафу, соңгысын ишеткән юк, ләкин эзләсәң табарга буладыр).
Андагы чәчәкле-чуклы матур, төче сүзләр... Юк, ул җырлар да бик матур, хәтта кайберләре күзләрдән яшьләр китерә. Ләкин, ни хикмәт, бүгенге матур җырлар җанга уелып калмыйлар. Бәлки алар - ул матур сүзләр, матур көйләр телдә генә туадыр, ә йөрәктә түгел. Шуңа җанга сеңеп калмыйлардыр.
Белмим инде...
Кадыйр Сибгатуллинның шәһәргә китүче улына әни кешенең йомыркалар төреп җибәрүе турындагы шигыренә Мөхәммәт Мәһдиев көй язуны үтенеп, атаклы композитор Рөстәм Яхин янына бара. Шигырьне укыгач ул: «Мөхәммәт, күкәй турында җыр булмый. Әшәке җыр булганчы, матур шигырь булып калсын», - ди, көй язмый. «И-иии, Рөстәм абый, җаным, иптәш Яхин, тавык күкәе турында гынамы соң хәзер җырлар», диясе килә. Әнә Гүзәл Уразова бер җырында «Әни, син безгә кирәк әле» дип җырлый. Әле кирәк, аннан соң бәлки кирәкмәссең дә... Әле - урыс телендә «только, пока, в данный момент» кебек мәгънәләргә ия. Бу әниләр турындагы җыр шундый. Башкаларын тыңласа, Рөстәм Яхин «точно» елап үләр иде.
Табигатьтә кабаттан яз.
Календарьда Халыкара
хатын-кызлар көне. Уңга-сулга карамый чабышкан бу тормышта туктап, әниләребез
турында
уйланып
алырга тагын бер сәбәп
булды.
Менә шулай. Укып чыккач, бу үзе дә әнисенә охшаган икән дидегезме. Шулайрак шул.
Рәфкать Шаһиев
Ул көн әниләргә килгән идек,
Биләүсәдә чагы улымның.
Хатын янда, әти-әни исән -
Сикәлтәсез чагы юлымның.
Яңа гына коендырып алдык,
Чырык-чырык көлә бәләкәч.
Күрмибез дә икән: әти янда,
Әни күзләрендә сагыш, яшь.
Ә без һаман сабый иркәлибез,
Кочагына ала әнисе.
Үз янында гел биетеп йөртә
Сабыемның татлы хуш исе.
- Китик инде, әни, чәйләр эчтек,
- Рәхмәт, әти, мунчаң булганга.
Кузгалдык без, төреп улыбызны
Әни сырып биргән юрганга.
- Балагызны үпкән-кочкан чакта
Хәтер сандыгына салыгыз:
Без дә сезне шулай яратабыз,
Тик күтәреп йөри алмыйбыз.
Шулай диде әни тыныч кына,
Безне читтән карап, күзәтеп.
Елмайды ул. Һәм ашыкмый гына
Ак чәчләрен куйды төзәтеп.
Еллар узды. Биләүсәдә яткан
Уллар, кызлар күптән үстеләр.
Безне сөйгән әти-әни инде
Ходай хозурына күчтеләр.
Ә без һаман шул балалар дибез,
Тик күтәреп кенә йөрмибез.
Күңелләре кителмәсен диеп,
Матур сүзләр генә эзлибез.
Әни өчен матур сүзләр артык,
Сораганым минем һаман бер:
И Ходаем, минем әниемә
Җәннәт түрләреннән урын бир.
***
Ике кулын канат итеп жәеп,
Каршы йөгерә ана баласына.
Егыла, тора, тез башлары каный,
Көчкә түзә йөрәк ярасына...
Хәзер булса, алай итмәс идем -
Гел янында торыр идем, сакта.
Егыла-тора үзем чабар идем,
Кырык эшем ташлап кырык якка.
Утырасың...
Бар, чап...
Ник чапмадың чабар чакта?!
Исән чакта.
Ул бар чакта.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа