Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә бренд булырлык проектлар кирәк

26 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья Татар конгрессының чираттагы күчмә утырышы булды. Анда Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова катнашты.

- Ландыш Нәгыймулловна, әлеге утырышта нинди мәсьәләләр күтәрелде, ниләр хакында сөйләштегез? Шул хакта газета укучыларны таныштырып китсәгез иде. Милләт кай якка таба йөз тотарга тиеш бүген?

- Әлеге «Түгәрәк өстәл» Ирек Илдусович Шәрипов тарафыннан оештырылды. Монда конгресс җитәк-челәре чакырылган иде. Соңгы вакытта районнардагы җитәкчеләрнең шактые алышынды бит. Шулар белән якыннан танышу булды. Үрнәк булырдай оешмаларның эшчәнлеге белән таныштык, эш алымнарын тынладык. Оешма җитәкчеләре белән якыннанрак танышып мәгьлүмат, фикер алыштык, эш планнары, яңа идеяләр белән уртаклаштык. Көн кадагында булган мәсьәләләрне хәл иттек. Кайсы районнарда нинди хәл ителәсе мәсьәләләр бар, сүз шул хакта барды. 

4-6 мартта авыл җир-лекләрендә яшәүче эшмәкәрләрнең Татарстан Рәисе белән очрашулары, ул очрашуның Кукмарада дәвам итүе хакында зур сөйләшү булды. Карабаштагы атлар үрчетүче Фәрит әфәнде үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук Мөслим җирлегендәге эшләр турында зур, саллы сөйләшү булды. Казлар үрчетү, үстерү буенча ул иң алга киткән районнарның берсе. Шул каз бизнесы Мөслим районын тәэмин итеп тора, диделәр чыгыш ясаучылар. Актаныш һәм башка авыл хуҗалыгы ягыннан алга киткән районнарда әлеге эш алымнарын, бизнесны шул юнәлештә үстерүне киңрәк җәелдерергә кирәк дигән тәкъдимнәр яңгырады.

Тагын бер фикер - ул конгресс эшен дин әһелләре белән берлектә алып барырга кирәклеге турында булды.
Сабантуйларны яңача үткәрү турында бик күп тәкъдимнәр яңгырады. Дөресрәге, яңача түгел, 
ә чын асылыбызга кайтып, үткән тарихыбызны,  милли йөзебезне  ачык күрсәтә торган  милли бәйрәмгә әверелдерү хакында сүз барды. 

Һәр районның брендын булдырырга кирәклегенә басым ясалды. Ул районның йөзен билгели. Бренд булырлык проект эшләргә кирәк, диде Ирек Шәрипов. Шундый очрашу апрель аенда Әлмәттә дә булыр дип 
көтелә.

Әйе, чыннан да бөтен татар дөньясына Әлмәтне милли шәһәр буларак танытырлык бренд булдыру күптән кирәк. Велосипед юлын күрсәтеп булмый бит.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса