Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык белән элемтәне көйләргә кирәк

Узган ел дәвамында районда социаль-икътисади юнәлештә башкарылган эшләргә Әлмәт район Советының отчет сессиясендә нәтиҗә ясалды.

Сессия эшчәнле-гендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалабыздан килгән күп кенә мәртәбәле кунак-лар катнашты. Утырыш «Креатив процесслар фабрикасы» бинасында узды. Алексей Песошин һәм Казан җитәкчеләре иң беренче эшләре итеп иҗади киңлекне карадылар, остаханәләрдә, типографиядә һәм музыка студиясендә булдылар. 

Район башлыгы Тимур Нагуманов үткән елда башкарылган эшләргә саллы гына йомгак ясады. Ул Әлмәтнең социаль-икътисади үсеш буенча республика рейтингында 3 нче урында торуын, район өлешенә Татарстанның сәнәгать җитештерүенең 30 проценттан артыгы туры килүен дә әйтеп узды. Ә менә уртача айлык хезмәт хакы район буенча 78,4 мең сумга җитеп, узган елгы дәрәҗәдән 22,7% ка артып киткән дигәнне ишетү генә бераз гаҗәпләнергә мәҗбүр итте. Әлеге саннар, нефть сәнәгатендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын исәпкә алганда да, артык зур булып тоелды. Тимур Нагуманов алтмыш процент әлмәтлеләрнең нефть сәнәгатендә эшләү-ләрен хәбәр итте һәм һәрбер тармак буенча ирешелгән уңышларны санарга кереште. 

Әлмәт җирлегендә 125 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Район үзәк хастаханәсе территориясендә инфекцион бокслар белән махсуслаштырылган кабул итү-диагностика бүлеге бинасы төзелгән. Футбол буенча спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. 

Белем бирү сыйфаты да арта төшкән. Олимпиадаларда җиңүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 20% ка күбәйгән. «Кванториум» балалар технопаркы егетләре «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны эшләү» компетенциясе буенча «Профессионаллар» чемпионатында җиңеп, 14 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль яулаганнар. Россиянең иң яхшы 20 уку йорты исемлегенә кергән политехник техникум «Профессионалитет» федераль проектында җиңеп чыккан һәм 200 миллион сум күләмендә грант алган.

Махсус хәрби опера-циядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча да эш җайга салынган. Мобилизация башланганнан бирле район 370 млн сумлык 400 тонна гуманитар ярдәм җыеп озаткан.  Сугышчылар кирәкле җиһазлар һәм техника белән тәэмин ителгән.
Шулай да Татарстан Республикасы Премьер-министры аерым өлкәләрдә нәтиҗәне яхшыртырга кирәк әле дип белдерде. Әлмәттә кече һәм урта бизнес үсешен тиешле дәрәҗәдә көйләп җибәрергә кирәклегенә басым ясады. Районда 6 шәхси сәнәгать паркы эшли, әмма алар яртылаш кына тулган. 

- Әлеге инвестицион мәйданчыкларны активрак үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк, - диде Алексей Песошин. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында да уңай динамиканы саклау зарурлыгын әйтте. 

Әлмәт һәм гомумән республика өчен җәмәгать транспорты үсеше актуаль тема булып торуын да ассызыклады ул.  2023 елда шәһәр һәм район автопаркы автобус, электробус һәм троллейбусларның яңа берәмлекләре белән тулыландырылса да, пассажирлар транспорты паркын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү, шулай ук кадрлар җитмәү мәсьәләсен хәл итүнең мөһим булуын искәртте. 

Мәгариф өлкәсендә «Авыл мәктәбен үзгәртеп кору» сынау проекты тормышка ашырыла башлаган булып чыкты. Әлмәт районы авыл мәктәпләрендә кайбер фәннәр буенча укытучылар булмаганлыктан, башка мәктәпләрдәге укытучыларны онлайн режимда дәресләр үткәрүгә җәлеп итү мөмкинлеге тудырыла башлаган. Озакламый, бу проектны сынау нәтиҗәләренә карап, аны бөтен республика буенча кулланышка кертү турында карар кабул ителәчәк икән. 

Сессия барышында күптөрле проблемалар да яктыртылды. Район башлыгы идарәче компанияләрне «утлы табада» биетеп алды. Коммунальчыларның халык  белән үзара мөнә-сәбәте җайга салынмаган, дип белдерде ул. Хакимияткә халык белән идарәче компанияләр арасында «арадашчы» булып торырга туры килүен дә әйтте. Әлеге «арадашчылык»ка бәйле фикер халык арасында икеле фикер дә тудырды. Әгәр дә төптән уйлап карасаң, башкарма комитетта торак-коммуналь оешмаларның эшчәнлеге өчен җавап бирүче, аларны контрольдә тотучы Үсеш департаменты, торак инспекциясе бүлеге бар бит. Нәрсә генә дисәң дә, хакимият җитәкчелеге үзе үк шәһәр халкының мәнфәгатьләрен кайгыртуга турыдан-туры җаваплы. Ә инде ЖКХ тармагын энәсеннән җебенә кадәр белгән тәҗрибәле белгечләрнең бу тармакта бик аз кала баруы - менә монысы, чыннан да, проблема. 
Агымдагы елга куелган бурычлар арасында нефтьчеләргә бәйле-лектән чыгу юлларын эзләү, халык санын ике-ләтә арттыру аталды. Шулай булганда кече һәм урта бизнес үсеше турында сүз алып барырга була икән. Бәлки...  
Сессия традицион рә-вештә төрле өлкәләрдә уңышлар казанган әлмәт-леләргә дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмам-ланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса