Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ленар Нәҗипов: «Холдинг өчен кешеләр - төп байлык»

Коллектив турында кайгырту, яңа базарларга чыгу, күрсәткечләр үсешенә һәм инновацион үсешкә омтылу - 2024 елга «ТАГРАС» үз алдына менә шушы һәм башка бурычларны хәл итүне максат итеп куя.

Холдинг хезмәт коллективларының еллык традицион конференциясендә узган елгы уңышлар һәм казанышларны тикшерделәр, килеп чыккан хаталар, алдагы чорга планнар һәм яңа проектлар турында фикер алыштылар. 2023 елда «ТАГРАС» эш күләмнәрен арттыра алды һәм бу күрсәткеч буенча пандемиягә кадәрге ел дәрәҗәсенә актив якынлашып килә.

Эш күләмен арттыруга йөз тоталар
Узган елга нәтиҗә ясап, Холдингның генераль директоры Ленар Нәҗипов бу чорда компаниянең кереме 82 млрд сум тәшкил иткәнен билгеләп үтте. Бер ел эчендә сакланган бизнес юнәлешләре буенча күрсәткеч 6,1% ка, ә 2021 елдан башлап эш күләме берьярым тапкырга арткан.

- Сүз дә юк, бу яхшы нәтиҗә. Ләкин бездә үзебезне объектив бәяләү гадәти хәл. Иң яхшы ел дип без 2019 елны саныйбыз, - дип ассызыклады Ленар Нәҗипов.

2024 елда Холдинг эш күләмен 4 процентка, ә керемне 85,2 млрд сумга кадәр арттырырга планлаштыра. Һәм, Ленар Нәҗипов фикеренчә, предприятие-ләрне реструктурлаштыруга кадәрге чор күрсәткечләренә якынлашырга була.
- Ул вакытта эш күләме 96 млрд сумлык тәшкил иткән иде. Бизнесыбызның 30% ын диярлек гамәлгә ашырганыбызны исәпкә алып, 2019 ел дәрәҗәсенә җитәр өчен безгә тагын ике-өч ел кирәк булачак, әгәр инде, билгеле ки, 2020 елдагы пандемия кебек зәхмәт килеп чыкмаса, - дип билгеләп үтте «ТАГРАС» холдингы генераль директоры.

Шулай ук 2023 елның төп казанышларыннан берсе - хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше. Узган ел Холдинг буенча уртача күрсәткеч 4,8 млн сум/кеше тәшкил иткән.    «ТАГРАС» ил икътисадында 17,4 мең эш урыны булдыра. Дивизионнарда уртача хезмәт хакы 84,1 мең сум. 2022 ел күрсәткеченә карата ул 12,7% ка арткан һәм Татарстан буенча уртача күрсәткечне 41% ка узган. 

Шулай ук Холдинг барлык категория хезмәткәрләр алдында коллектив килешүдә каралган йөкләмәләрен тулысынча үтәгән, социаль ярдәм һәм кадрлар потенциалын үстерү буенча билгеләнгән программаларны гамәлгә ашырган. 2023 елда «ТАГРАС» социаль программаларны гамәлгә ашыруга 850,9 млн сум акча юнәлткән. Коллектив килешү буенча түләүләрнең күп өлеше, шул исәптән чираттагы ялга киткәндә бервакытлы түләү индексацияләнгән, аның күләме 12% ка арткан.

- Холдинг өчен кешеләр - төп байлык. Эре эш бирүче буларак, «ТАГРАС»  моны тулысы белән аңлый. Кызганычка каршы, 2023 елны без персонал буенча тискәре баланс белән тәмамладык. Кадрлар җитмәүчелек мең ярымнан артык кеше тәшкил итә. 2024 елда бу юнәлештә күп эшләнәчәк: безнең дивизионнарга яңа килгән кешеләр монда даими үсеш һәм шәхси һөнәри үсеш мөмкинлекләре барлыгына ышансыннар өчен коллективка мөнәсәбәт мәсьәләләрен хәл итүдә, яңа хезмәткәрләрне җәлеп итүдә, персоналны саклап калу буенча яңа эш алымнары булдыруда, төрле юллар эзләүдә тагын да активрак булачакбыз, - дип игътибарны төп бурычларга юнәлтте Ленар Нәҗипов.

Компания үз хезмәткәр-ләренең ихтыяҗларын кайгырта. Әйтик, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча бүлеп бирелә торган фатирлар җитмәү мәсьәләсе мәгълүм булды. Проблеманы хәл итү өчен 2023 елда Холдинг дивизионнарында ипотекага торак сатып алганда беренчел взносны түләү өчен, банкларны җәлеп итеп, бер тапкыр бирелә торган заемнар программасы эшли башлаган. Аның ярдәмендә 13 фатир сатып алынган. Әлеге программа агымдагы елда да гамәлдә булачак.

2024 елда компания җи-тәкчелеге зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләмәүче хезмәткәрләр өчен ДМС акчалары исәбенә санаторийга юлламалар бүлеп бирү инициативасын да хуплый.

Чит ил заказчылары  кызыксына 
Холдингның генераль директоры халыкара проектларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда активлыкны арттыруны үсешнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе дип атады. Мондый стратегия производство һәм финанс күрсәткечләрен арттырырга, шулай ук дөнья күләмендә иң яхшы практикалар һәм тәҗрибәне үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

- Россия базары хәзер шактый югары дәрәҗәдә конкуренциягә сәләтле. Без анда инде билгеле бер урын биләвебезне күрәбез. Хәзер чит ил проектларына йөз тотуга таба барабыз. Анда инфраструктура, чит ил за-казчыларының таләпләр ягыннан мөнәсәбәте үзгәрде. Алар Россия компаниялә-ренә  игътибар белән карап, аларны җәлеп итү белән кызыксыналар. Бер генә мисал - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, элек без анда эләгә дә алмый идек, - дип шәрехләде Ленар Нәҗипов.

Теләсә кайсы компания-нең проектларны тормышка ашыруы, уңышлы һәм актив үсеше өчен инвестицияләр кертергә кирәк. «ТАГРАС» ел саен яңарышка, үсешкә акча кертә. Мәсәлән, 2023 елда Холдингның инвестиция программасы 6,7 млрд сум тәшкил иткән. Инвес-тицияләрнең төп юнәлешләре булып производствоны мо-дернизацияләү, яңа базарларны үзләштерүгә һәм эшчәнлек географиясен киңәйтүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру тора.

Цифрлы мәгълүматлар - яңа «нефть»
Холдингның генераль директоры үз чыгышында эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыруның мөһим коралы буларак цифрлы техно-логияләргә дә басым ясады. Аның сүзләренчә, цифр-лы мәгълүматлар - XXI га-сырның яңа «нефте», аны чыгара, саклый һәм куллана белергә кирәк. Алар белән эш бизнес-аналитика кораллары ярдәмендә алып барылырга тиеш, ә җитәкчеләргә BI-системалар нигезендә төзелгән актуаль производство күрсәткечләре белән дашбордлар кертергә кирәк.

«Исән-сау кайтырга тиешләр»
Конференциядә күтә-релгән мөһим тема - иминлек. Беренче чиратта, сүз сәнәгый куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау өлкәсендә регламентларны һәм стандартларны төгәл үтәү турында барды. Соңгы биш елда бәхетсезлек очрак-лары саны 80% ка кимегән, әмма әлегә «Максатлар - ноль»гә ирешә алмаганнар.

- Бәхетсезлек очракларын булдырмау юнәлешендә активрак шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен даими рәвештә профилактика, укыту һәм инструктажлар үткәрергә, хезмәтне саклау буенча уполномоченныйларны эшкә максималь дәрәҗәдә җәлеп итәргә, һәр хезмәткәрдә куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә һәм хезмәттәшләре тарафыннан хокук бозуларга карата түзеп тормаучанлык тәрбияләргә кирәк. Безнең хезмәткәрләр гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтырга тиешләр, - диде Ленар Нәҗипов.

Конференция 2023 елда производство эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга ирешкән дивизионнар коллективларын һәм иң яхшы белгечләрне бүләкләү белән тәмамланды. 

Таня Шамбер


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса