«Сөйлим әтием турында»
Бик иртә дөнья куйган әтием - Абдуллин Мохиббулла Хөббәт улы турында мин мәрхүмә әнием сөйләгәннәрдән генә беләм.
Аз сүзле, тыйнак, бик талантлы ир-егет булган ул: искиткеч моңлы итеп җырлаган, рәсем ясаган, балта остасы булган. Тирә-якка бер аучы, дип тә өстиләр иде әти турында сүз чыкканда. Аучылыгының сәбәбен мин соңрак аңладым - әти Бөек Ватан сугышында разведчик булган икән бит! Өлкән разведчик, отделение командиры, сугышчан бүләкләр иясе. Кыскасы, сугышның беренче көненнән алып, соңгы көненә кадәр ил азатлыгы өчен көрәшкән батыр ул.
Нинди генә бәрелешләрдә катнашмаган да, ничә мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очрашмаган гади татар егете! Шуларның иң канлысы, иң хәлиткечләренең берсе - 1943 елда Сталинград янында фашистларны тар-мар итү операциясе.
Ел саен 2 февральдә, Сталинград батырларын искә алу көнендә, мин дә әтиемнең батырлыгын күңелемнән барлыйм. Аны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү турындагы Боерыкны кат-кат укыйм һәм чиксез горурлык хисләре кичерәм.
«Старший разведчик взвода управления 1-го дивизиона гвардии младший сержант Абдуллин М.Х. 10-31 января 1943 года в боях по ликвидации немецкой группировки под Сталинградом, всё время находясь на передовом НП, выявлял очаги сопротивления и скопления пехоты противника, передавал данные командиру батареи, который уничтожал их огнём орудий, способствуя продвижению пехоты», диелгән ул документта.
Газиз әтием турындагы, авылыбызның бөтен сугыш һәм тыл ветераннары хакындагы истәлекләрне кадерләп саклаучы Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы музеена мең рәхмәт! Ветераннарның исемнәрен гранитка уйдырып һәйкәлләр торгызган Радик Равиловка һәм башка авылдашларыма чиксез хөрмәтем һәм иң изге теләкләрем!
Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк, диләр. Мин ышанам, без - киләчәге булган халык, чөнки хәтеребез исән!
Сирень Якупова
#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә
Бөек Ватан сугышы геройлары тарихы белән теләгән һәркем уртаклаша ала. Флешмобта катнашу өчен бары тик үз гаиләгез турында сөйләргә һәм #мойгероймоясемья #МинемГеройМинемГаилә хэштегларын куярга кирәк, фото куярга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа