Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең «Юнармия» сафлары тулыланды

260 бала тантаналы ант кабул итте.

20 февральдә балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә 260 бала тантаналы ант кабул итте һәм Юнармия масштаблы патриотик хәрәкәтенең бер өлеше булды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Ул бу адымның мөһимлеген билгеләп үтте һәм бу намус кына түгел, ә зур җаваплылык та булуын ассызыклады.

Балалар Юнармеецның тантаналы антын кабул иттеләр һәм Юнармиянең «Россиягә хезмәт итәргә» гимнын башкардылар.

Тантаналы чараны  узган елгы конкурс-смотр җиңүчеләренең күрсәткеч чыгышлары – 5 нче гимназиянең байрак төркеме тәмамлады.

Исегезгә төшерәбез, «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен торгызу инициативасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан яшь буынның патриотизм дәрәҗәсен күтәрү, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт, яшьләр арасында әхлакый-сәламәт милләт тәрбияләүгә һәм Россия Федерациясенең оборона сәләтен ныгытуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү максатларында хупланды.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса