Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә

Авыл мәктәпләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Районыбызның 16 авыл мәктәбендә Федераль программа кысаларында «Үсеш нокталары» ачылды. Шулай ук, «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында, 2023 елда авыллардагы урта мәктәпләр базасында физика, химия, биология кабинетлары ремонтланды, шулай ук яңа җиһазлар, шул исәптән цифрлы лабораторияләр һәм төрле фәнни юнәлешләр буенча уку җыелмалары алынды.

Цифрлы белем бирүгә аерым игътибар бирелә. Инженерлык лицеенда цифрлы белем бирү инфраструктурасына керүне тәэмин итү өчен исәпләү техникасы чаралары, программа тәэминаты һәм презентация җиһазлары билгеләнгән.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса