Авыл үз тормышын үзе көйли
Гыйнвар-февраль җирле үзидарәләрдә, оешма-предприятиеләрдә узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, яңа максатлар билгели торган чор.
График буенча отчет җыелышлары хезмәт коллективларында әле 14 февральгә кадәр дәвам итсә дә, авыл җирлекләрендә инде ул шушы атнада тәмамланды.
Мондый очрашулар елына бер мәртәбә булса да җитәкчеләрнең нигә җи-тәкче итеп билгеләнгәнен, ә депутатларның нигә депутат итеп сайланганнарын искәртә торган бик нәтиҗәле чара булып санала. Җыелышларда, кагый-дә буларак, ярты залны җитәкчеләр һәм төрле службалар вәкилләре биләп торса да, сүзен турыдан бәреп әйтә торган өлкән яшьтәге абый-апалар да байтак була. Соңгы елларда авыллардагы отчет җыелышларының кичке чорда үткәрелә башлавы да халык тарафыннан уңай кабул ителде. «Эштән кайтырга өлгермибез, ә җыелыш инде беткән була. Күпме әйтәсе килгән сүз, гозер кала торган иде. Аллага шөкер, быел мондый очрашулар кичке алтыга билгеләнгән, бик уңай» дигән фикерләрне еш ишетергә туры килде очрашуларда. Күпчелек очрашулар карның ишеп яуган чорында үткәнлектән, җыелышларда халык иң мөһим проблемаларның берсе дип торак пунктларга керү-чыгу юлларының вакытында чистартылмавын атады. Әлбәттә, тракторлары, шефлары булган авыл җирлекләрендә мондый проблема юк. Мисал өчен, Яңа Нәдер авыл җирлегендә «Зәй» хуҗалыгы да, нефть-челәр дә кар чистартуда техника бүлеп бирүдән баш тартмыйлар булып чыкты. Шулай да халык авыл Советының үз тракторы булса, яхшырак булыр иде дип саный. Тагын шунысы да бар, күпме генә гомер узмасын, торак пунктларда яшәүчеләр һаман да шул урамнарның тиешенчә яктыртылмавыннан, сусызлыктан, юллар торышыннан зарлана. Ә бу бит үз чиратында әлеге ресурслар белән тәэмин итүче службаларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәүләрен күрсәтә. Авыл проблемаларын чишүдә ярый әле шул үзара салым акчалары бар, авыл халкы шул акчаларның файдасын күп күрә.
- Узган елны 74 метр ти-рәнлектә су скважинасы бораулаттык, 15 задвижкага ремонт ясаттык. Су башнясы да рәткә китерелде. Юлларга таш җәю, урамнарны яктырту буенча да шактый чаралар күрелде, - дип хисап тотты Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев халык алдында.
Әйтергә кирәк, Колшәриптә дә су проблемасы кабыргасы белән тора.
- Авылда алты башня, тугыз скважина булуына да карамастан, җәйге чорда халыкка су җитми. Бу чыннан да проблема, һәм без аны ничек тә булса чишәргә тырышачакбыз. Юллар да кайгыртуны сорый. Үзара салымнан кергән акчаларга дүрт урамның юлларына вак таш җәйдердек җәйдерүен, аннан соң 100 ләп яктырткыч сатып алып урнаштырдык. Тырышабыз инде, мөмкин кадәр эшлибез. Тагын бер җитди мәсьәлә бар, ул да булса, авылга яңа зират урыны кирәк. Хәзерге вакытта җирләрне рәсмиләштерү ягын кайгыртып йөрибез, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Альберт Кәшәфетдинов.
Авыл җирлекләрендә узган җыелышларда төзү-төзекләндерү проблемаларын хәл итүгә зур урын бирелә - монысы хак. Шулай да авыл дигәч күз алдына иң беренче чиратта мал-туарлы ишегаллары, өстәлдәге каймак, сөт, май, яңа пешкән икмәк күз алдына килә бит. Кызганыч, соңгы елларда авыл халкы терлек үрчетми, сыер саумый башлады. Кош-корт асраучылары да берән-сәрән генә калды. Халыкны эшле итү өчен һәр авыл җирлегендә эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгате булдыру өстендә чаралар күрелергә тиештер бит инде ул кайчан да булса. Югыйсә бүген субсидияләрне, грантларны үстерү мөмкинлеге дә бар. Юк инде, булмагач булмый.
Сыер бетсә - авыл бетә инде ул. Торак пунктлардагы җыеннарда әлеге мәсьәләне төбе-тамыры белән кузгатып, күтәреп чыгучылар булмады - шунысы борчыды.
Яшерен-батырын түгел, соңгы чорда ил буенча «оп-тимальләштерү», «норматив» дигән төшенчәләр алданрак йөрде.
Шулай да авыл җирлекләрендә мәктәп һәм балалар бакчаларының эшчәнлеге уңаеннан быел бик күңелле хәбәрләр дә ишетергә туры килде әле. Ниһаять, Яңа Кәшер мәктәбен ремонтлый башлаганнар булып чыкты. Биредә ашханә, актлар залы төзекләндереләчәге, заманча спорт залы төзеләчәге билгеле булды.
Яңа җиһазлар да кайтартылачак икән. Әйләнә-тирә биләмәләр дә төзекләнде-реләчәк. Моннан тыш кап-ремонт авылның санатор-мәктәбенә дә киләчәк.
Ямаш мәктәбен, Рус Акташы мәктәп-интернатын да күләмле ремонт эшлә-ре көтә. Монда, һичшиксез, үҗәт авыл кешеләренең, авыл җирлекләре башлыкларының, мәктәп дирек-торларының өлеше зур. Булган проблемаларны түрәләрнең колакларына ирештереп, үзләренең позицияләрендә нык торучылар алар. Авыл шундыйларга таяна, шундыйларны ярата.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа