Яшьләребез учыбызга сыймый...
Алларыңа утырып кочасым килде. Юк шул, булмады, андый бәхет миңа тимәде.
Әтием Ширеев Шәйхел ишле гаиләдә туган. Әтисе - Шириаздан, әнисе - Шәмсираван. Абыйлары - Шәймәрдан, Мирза, Исхак, Әгъзам, апасы - Хәерлебәрия.
Барысы бергә үз хуҗалыклары белән Югары Мактама авылында яшәгәннәр.
Әтием атларны бик яраткан. Биш-алты колын алып үстергән һәм алар ат булып үсеп җиткәч, атлары белән бергә беренчеләрдән булып колхозга кергән. Атларын беркемгә дә ышандырмыйча үзе караган.
1941 ел. Атка атланган бер ир-ат: «Сугыш башланды - ир-атлар, әзерләнеп военкоматка төшегез», - дип, авылның бер башыннан икенче башына кычкырып йөрде. Әтием шул ук көнне күршеләре белән сөйләшеп, барып атларын көйләде. Һәм инде иртән без аларны сугышка озаттык.
Атлар өстендә әтием Ширеев Шәйхел, Мәүләвиев Габит, Нуриев Хаҗи, Ханнанов Мәкәрим, Закиров, Хөсәеновлар. Әтием ат өстендә - мине кулына алды, апамны алдына утыртты, ә әнием, Ягъфәр һәм Әнәс абыйларымны җитәкләп (ул вакытта Яскәр абыем үлгән иде инде), ат кырыеннан җәяү озата барды. Шулай авылыбыз артындагы Миңлебай күперенә хәтле бардык. Әнием безне ат өс-теннән алып әтиемә: «Дошманнарны җиңеп кайтыгыз!» - диде. Без авылга таба атладык.
Сугыш елларында авылдагы бөтен ирләр сугышка китте, барлык колхоз эше хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә калды. Әнием көне буе колхоз эшендә, ә төннәрендә дә колхоз өчен киндер суга. Безне дә киндер күлмәк, ыштан тегеп, кидереп үстерде.
Ягъфәр абыем көндез колхозда ат белән сабан сөрде, ә төннәрен безгә чабата ясады. Көзге пычракка - күтәртмә ясап, чабатабызга тагып бирә иде. Әнәс абыем шушы авыр сугыш елларында чирләп үлде.
Әтиемнән хатлар килеп торды, һәрвакыт балалары турында сорашып язды. Безне бик ярата иде шул. Соңгы хаты Сталинградтан килде. «Иртәгә Сталинградны фашистлардан чистартырга керәбез, кичә кергәннәр берсе дә исән чыкмады, белмим - үлеп калсам - берүк балаларны сакла! 5-10 минут ял вакытында төшкән карточкаларны җибәрәм - арабызда гармунчылар да, җырчылар да, биючеләр дә бар», - дип язган иде. Бу карточкалар ничектер исән сакланды, ә хатлары юк. Чөнки әнием шушы авыр тормыштан иртә дөнья куйды. Әтиемнең башка хаты булмады.
Әтиемнең бертуганнары бар да сугышта булды: Әгъзам Казанда пороховой заводта эшләп, шуннан сугышка китте. Сугыш беткәч, кайтып МБОда эшләде. Өйләнеп, ике кыз үстерде. Ләкин сугыш сәламәтлеген алган - озак яшәмәде.
Энесе Исхак сугыш кырында ятып калды, ә Мирзасы сугышның башыннан алып азагына хәтле булып, исән-сау кайтып, Бөгелмәдә эшләде - ярыйсы гына яшәп, балаларын аякка бастырып дөнья куйды.
Белсәгез икән, әтиемнең үле хәбәре килгәч, әниемнең бездән яшереп төннәрендә мендәргә капланып елаганнарын. Сугыш бетте, әнием әтиемне кайтыр дип көтте. Юк - кайтмады. Әнием безне кочып: «Сез ятимнәр», - дип, бергәләп еладык. Җиңү көнендә - ирләре сугыштан кайткан хатын-кызлар балалары белән бергә җырлап, биеп, урам буйлап бәйрәм итәләр. Ә без, апам Фатыйма белән бергә, капка төбендә, аунап-тәгәрәп: «Әти, әти, кайда син? Әтием, кайт, көтәбез», - дип елыйбыз. Күз яшьләребез учыбызга сыймый, чирәмгә түгелә.
Ә мәктәптә әтиләре сугыштан кайткан кызлар - сатин, ефәк күлмәктән, аякларында ботинкалар. Без киндер күлмәктән, чабатадан. Шуларга карап, «Әтием» дип тагын елыйбыз.
Укытучыбыз - сугыштан исән-сау кайткан Харис абый Хәмидуллин, яхшы укыган өчен дип, апам белән миңа күлмәклек ситса бирдертте. Ә әнием безгә күлмәкләр тегеп кидертте (фотода мин шул күлмәктән). Без шул күлмәкләрне кигәндә тагын «әтием» дип еладык.
Еллар үтте, без апам белән 7 класс бетереп, эшкә урнаштык һәм читтән торып укырга кердек. Апам имтиханнарга эшеннән китә алмады, чөнки Зәйтүнә апа белән умарталыкта эшли иде. Ә мин эшләдем дә, читтән торып техникумны, аннан соң институтны тәмамлап, кулыма диплом алдым. Чөнки бик тә укытучы буласым килә иде. Күп еллар 19 нчы мәктәптә укыттым, аннан 65 нче училищега чакырдылар. Шуннан 44 елга якын стаж белән пенсиягә чыктым.
Укыткан елларым онытылмый, чөнки ата-аналар җыелышына килгән әтиләргә карап, үземнең дә әтием искә төшә иде. Олыгайсам да «әтием» диясе килә иде.
Нигәдер сугыштан исән-сау кайтканнарга һәр Җиңү көнендә сый-хөрмәт, ярдәм, ә ятып калганнарны, аларның балаларын белүче, искә алучы да юк.
Әтиемнең каберен табып, «әтием» дип кочасым килгән иде, кайларга гына язмадым, юк. «Не значится» дип җавап килде. Ә менә әтием белән бергә киткән Мәүләвиев Габитның оныгы Мәүләвиев Илшат Шәһит улы (аңа мең рәхмәтемне белдерәм) табып, мемориал тактасындагы авылдашларны фотога төшереп бирде. Ул такта Орел өлкәсе, Болхов районы, Столбчее авылында икән. Көн дә шуны кулыма алып, «әтием» дип карап утырам.
Ширеев Шәйхел кызы
Җүәйрә Фазылова (Ширеева)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа