Җиңүне якынайту өчен тырышалар
Хәрбиләр өчен ярдәмнең артык булганы юк. Шушы көннәрдә генә гуманитар ярдәм озатылды.
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларның асылында фидакарьлек ята.
Әлмәт җирлегендә яшәү-челәрнең берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтүе, һичшиксез, шул фидакарьлек ул. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыя, икен-челәр җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Волонтерлар халыктан җыелган гуманитар ярдәмне туплап, хәрбиләргә озата баралар. Менә әле гыйнвар урталарында гына да 430 нчы полкка чираттагы гуманитар ярдәм хәстәрләп озатылды. Әлеге гуманитар йөк безнең шәһәрдән генә түгел, якын-тирә калаларны да колачлады.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы хәбәр иткәнчә, шактый күләмле йөк составында Әлмәттән 10 шәхси посылка, 4 тартма окоп шәмнәре урын алган. Әлеге полк хәрбиләре Әлмәт районы җитәкчелегенә, предприятие-оешмаларга, «Мегасети» һәм «Ассоль» штаблары волонтерларына, эшмәкәрләргә, руханиларга, Тихоновка, Рус Акташы һәм башка авылларның фидакарьләренә рәхмәт-ләрен җиткергәннәр. Аерым рәхмәт эшмәкәр, депутат Вячеслав Миллерга юлланган. Бу юлы ул алгы сызыктагы якташларыбызга квадроцикл алып җибәргән. Моңа кадәр әлмәтле солдатларны тепловизорлар, дроннар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торган булган.
28 гыйнвар көнне 37 нче полк өчен шәхси посылкалардан торган чираттагы йөк Казанга озатылган. Бүгенге көндә 1234 нче полк өчен гуманитар йөк юлга кузгалырга әзерләнә. Волонтерлар 1 февральгә кадәр әлмәтлеләрдән посылкалар кабул итүләре турында да хәбәр иттеләр. «Әлегә машинада урын бар, тик күп түгел», ди алар.
Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар районның авыл җирлекләрендә дә активлашты. Шушы көннәрдә авылның уңган хатын-кызлары мәдәният йортларына җыелып токмач кисәләр, носкилар, перчаткалар бәйлиләр, шәмнәр ясыйлар. Һәр эшне дога белән башлап җибәрәләр, егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә иминлек урнашсын дип тырышалар алар.
- Токмачын да кисәбез, бәен дә бәйлибез, шәмнәр ясарга да остардык инде. Зурлыгына карап, бер шәм дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна. Алар солдатлар өчен бик кирәк - шуның белән киемнәрен дә киптерәләр, ризыкларын җылыталар, җылыну өчен дә файдаланалар, - диләр авыл фидакарьләре. Эшләрегез уң булсын, кулларыгыз сызлауны, ару-талуны белмәсен, диясе генә кала аларга. Мондый уңган, тырыш кешеләр булганда, һичшиксез, Җиңү безнеке булачак.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа