Алар - каһарманлык үрнәге
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн.
Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Сталинград өчен барган сугышта йөзләрчә мең татарстанлы катнаша. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер канкоешларда мәңгелеккә күзләрен йома.
Кызганыч, Әлмәт җирлегендә әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булган ветераннар Любовь Ивановна Козлова һәм Дарья Никифоровна Швец бүген инде арабызда юк, ләкин алар турындагы истәлекләр хәтердән җуелмый. Ветераннарның сугыш чоры истәлекләре тарихка уелып калган.
Бер гасырдан артык гомер кичереп бакыйлыкка күчкән Любовь Козлова армия сафларына 1942 елны алына, 70 нче гвардия укчылар дивизиясе составында Сталинград сугышында катнаша, хәрби проку-ратурада сәркатип, аннан соң хуҗалык эшләре буенча хисапчы булып эшли. Җиңүне Берлинда каршы ала. Сталинград сугышында катнашкан Дарья Никифоровна Швец та сугышка 1942 елны киткән. Ул вакытта аңа бары 16 яшь кенә була. Күчмә кыр хирургия госпитале составында Сталинградны азат итүдә катнашкан. Башка сани-таркалар белән бергәләп яраланган солдатларга медицина ярдәме күрсәт-кән.
Әлеге шәхесләрнең икесе дә Әлмәтебез
горурлыгы, каһарманлык үрнәге. Ветераннарның рухы алдында бүген барыбыз да баш иябез
һәм аларның батырлыгы һичкайчан онытылмас дип ышанып калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа