Окоптагыларга да җылы кирәк
«Бердәмлектә көч» дип халык юкка гына әйтми шул.
Соңгы ике атна дәвамында битараф булмаган бер төркем әлмәтлеләрнең тырышлыгы белән чираттагы гуманитар йөк туплап озатылды. Ходайның рәхмәте белән, ул тиешле урынга килеп тә җиткән. Солдатлар үзләре нәрсә сораганнар - халык шуны җыйды. Окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре ясау авыл җирлекләрендә дә, шәһәрдә дә оештырылды. Битараф булмаганнар җылы кием-салымын да, азык-төлеген, урын-җир әйберләрен дә ташып тордылар. 3,5 тонналык гуманитар йөк составында хәрбиләр өчен бик кирәкле техника да бар иде. Шулай, якташларыбызга кыр шартларында уңайлыклар тудыру өчен дип тырыша әлмәтлеләр. Әле шушы буранлы көннәрдә волонтерлар балалары, туганнары, якыннары СВО зонасына киткән гаиләләрнең йорт һәм каралты-кура тирәләрен кардан арындыруда да зур булышлык күрсәттеләр. Социаль челтәрләрдә игелек-ле гамәл кылучыларга карата рәхмәт сүзләре бик күп булды.
Һава торышы аркасында Колшәрип авылы янындагы трассада калырга мәҗбүр булган фура йөртүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә байтак булган. Юлларны ачканнар, фуралар юлга кузгалган, ә 20 900 сум күләмендә җыелган акчалар калган.
Волонтерлар әлеге акчаларга СВО зонасындагы якташларыбыз өчен бензинлы генератор сатып алганнар. Бу уңайдан алар акча күчерүчеләрнең барысына да, шул исәптән РТС районындагы хуҗалык кирәк-яраклары
кибете хуҗасы Равил Лотфуллинга кирәкле әйберләрне элеккеге бәяләр белән биргән һәм өстәп май бүләк иткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.
Кеше авырлык килгәндә сынала, диләр. Хак сүз. Фидакарьләрнең кылган игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа