Иң авыры - дусларыңны югалту
Әфганстанда, Чечняда үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән егетләребез байтак Әлмәт җирлегендә.
Кайнар нокталардагы хәлләрне үз күзләре белән күргән бу батырларның күбесе бүген дә алгы сызыкта.
Югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслары турындагы хәтер-хатирәләре белән яши алар бүген. Туган илебезне саклауда хәрби бурычын намус белән үтәгән, сугышның авыр сынауларын үз җилкәләрендә татыган якташларыбыз белән очрашулар үзенә күрә тирән мәгънәгә ия.
Чечен сугышында катнашкан, бүгенге көндә яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив эшчәнлек алып баручы, «Хәрби туганлык» җәмгыяте әгъзасы Айрат Азат улы Мөхәммәтҗанов күптән түгел редакциябездә кунакта булып китте. Әлмәт егете армия сафларында хезмәт итәргә 1998 елны китә. Казандагы җыелма пункттан Краснодар крае Кропоткин каласына хәрби частька юл ала. Биредә Айрат башка егетләр белән берлектә өйрәнүләр уза, хәрби ант бирә.
- Балачактан ук машина йөртергә теләгем бар иде. Әтиемнең киңәше буенча армиягә киткәнче правага укыдым һәм армиядә инде БТРда йөрдем. Кропоткиннан безне Ростов өлкәсенә җибәрделәр. Биредә БТР йөртүнең бар нечкәлекләренә төшен-дерделәр. Көз җиткәч Краснодарга командировать иттеләр. Анда ай ярымлап хезмәт иткәннән соң Армавирдагы спецназ отрядына сайлап алдылар. Татарстаннан без өч егет идек. Бер ел хезмәт иткәннән соң, 1999 елны безне командировкага дип Чечня чиге белән 20 километр ераклыкта булган һәм Моздок белән янәшәдә генә урнашкан Южанин поселогына җибәрделәр. Бирегә килеп төшү белән тиз арада палаткалар корып җибәрдек, техникаларны урнаштырдык, әйләнә-тирәли казып баганалар утырттык, чәнечкеле чыбыклар суздык, юыныр өчен палатка эчендә мунчалар да әмәлләдек әле. Барыбыз да яшьләр, безгә кызык - башка тормыш, климат та икенче төрле, чит-ят урыннар. Бала-чагалар инде - кыр шартларында шаярта-шаярта ашау әзерлибез, кичке якта заданиеләргә чыгабыз. Гомумән, безнең бурыч шушы территорияне саклау, чит-ятларны кертмәү. Ул чорда әле җирле халык арасында нефтьүткәргечләргә законсыз ялганып урлашучылар да күп иде, аларны ачыклауда һәм тоткарлауда катнаштык. Әлбәттә, күп кенә башка хәрби бурычларны үтәргә туры килде, алар бүген катгый сер булып саклана, һәм минем бу серне бүген дә ачарга хокукым юк. Өч айлап Южанинда торганнан соң безгә киредән Армавирга кайтырга дигән приказ килеп иреште. Армавирда инде күпчелек корал белән эшләргә өйрәттеләр, дисциплина бик көчле иде.
Солдатларга сугыш турында, психологик ролик-лар күрсәтә башлагач, без инде үзебезне Чечнядагы сугышка әзерләгәннәрен чамаладык. Көзге чорда икенче чечен сугышы башланып китүе турында хәбәр килеп иреште. Әле дә хәтердә, безгә ике сәгать вакыт эчендә тулысы белән җыенып бетәргә һәм Дагыстанга таба юл алырга кушылды.
Тик без билгеләнгән вакыт эчендә җыенып бетә алмадык. Частька яңа БТРлар китерделәр, безне исә баштанаяк яңа формаларга киендерделәр, запас берцылар бирделәр, автоматлар, патроннар өләштеләр. Шунда безнең шатланганны күрсәгез - әйтеп бетергесез, бәйрәмгә барабызмыни. Ә иң мөһиме - юлга кузгалыр алдыннан безне тезделәр һәм командир аерым һәрбер солдаттан: «Син сугышка барырга әзерме? Бәлки син куркасыңдыр, бәлки башка сәбәпләр бардыр? Төптән уйла», - дип сорап чыкты. Рәттән беркем дә чыкмады - колоннабыз дәррәү юлга кузгалды. Торак пунктларны узганда халыкның безне ничек сәламләгәнен күрсәгез - әйтеп бетергесез. Кул болгыйлар, машина кузовларына яшелчәләр, җимешләр, төрле тәм-томнар аталар. Безгә рәхәт - сыйланабыз гына, алма, груша күшибез, бала-чагалардай куанабыз. Гомумән безгә бик рәхәт. Пятигорскига килеп җиткәндә генә разведчиклар утырган БТРга «Волга» машинасы килеп бәрелде. Шул рәвешле миңа һәм берничә солдатка колоннадан артта калырга туры килде. Техниканы ике көн ремонтладык.
Моздокка килеп керүебез булды - кайгылы хәбәр алдык, 5 егетебез бәрелештә һәлак булган. Бер икмәкне бишкә бүлгән дуслар. Менә шул вакытта гына без кая килеп кергәнебезне аңладык.
Кизлярга килеп җиткәндә вертолетлар очканын, прожекторлар яктыртканын, күп бронетехника җыелганын күрдек, шартлау, гөрселдәү ишеттек. Безне Новолакск районындагы 6 нчы тактик төркемгә китереп куштылар. Бу район безнең шул Мактама кадәрле иде үзе. Без, безнең белән бергә морпехлар, десантчылар, пехота сугыш барган җиргә кереп тә киттек. Ул мизгелләрне оныту мөмкин түгел. Җи-мерелгән, янган техника, яраланган, аяклары-куллары өзелгән солдатлар - бүген дә күз алдында. Һәлак булган егетләрне сугыш кырыннан үзебез алып чыга идек. Герой солдатларның күбесе Батырлык ордены, спецназчы өчен иң югары дәрәҗә булган «краповый берет» иясе булдылар. Сугыш вакытында командирлар үзләренең солдатларын гел кайгыртып тордылар. «Хәлең ничек? Госпитальгә кирәк булса, әйт» дип дәшеп торалар иде.
Сугыш - авыр нәрсә. Психологик яктан әзер булмаганнар авыр кичерә аны. Яшерен-батырын түгел, Чечня сугышында булган егетләрнең күбесе тыныч тормышта үзләрен таба алмадылар. Һәм бу бик аяныч.
2000 елда армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң минем үземә дә нәрсәдер җитми кебек тоелды. 9 Май бәйрәме вакытында булган салютлар да йөрәгемә үтә иде хәтта. Шулай да мин үземне кулга алдым, АЗПЭНда ике ел эшләгәннән соң су белән тәэмин ителеш, җылыту приборлары җитештерү, урнаштыру буенча үз эшемне ачып җибәрдем һәм әле дә булса шул өлкәдә хезмәт куям. Гаилә кордым, тормыш иптәшем белән өч бала үстерәбез, Урсалыда үз йортыбыз белән яшибез. Еллар узса да, Чечня сугышы һәм анда күргәннәр ул минем күңелемдә мәңгегә калачак. Армиядәге хезмәттәшләрем белән гел элемтәдә торам. Хәрби тема минем тормыш рәвешемә нык йогынты ясады. Бүгенге көндә «Хәрби туганлык» җәмгыяте егетләре белән берлектә яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә көч куябыз, махсус хәрби операциягә киткән якташларыбыз белән, аларның гаиләләре белән даими элемтәдә. Кадетларны Казанга спецназ отрядына алып барабыз, хәрби күнекмәләргә өйрәтәбез. Шулай кадетларны йөртә торгач үзем дә «краповый берет»ка Мәскәүдә нормативлар тапшырырга булдым һәм 2012 елны хыялымны тормышка ашырдым, - дип истәлекләре белән уртаклашты Айрат Мөхәммәтҗанов.
Ир-егетләр - илнең тоткасы, диләр. Айрат кебек үлем белән күзгә-күз очрашкан, яу кырында иптәшләрен югалту ачысын татыган кыю, курку белмәс Әлмәт егетләренең барысына да исәнлек-саулык телибез, бүген дә изге бурычларын үтәп ил сагында торучыларга исә олы ихтирамыбызны юллыйбыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа