Әлфис ага Хуҗинның якты истәлегенә
Ярты гасырлык педагогик хезмәт юлын ул калабызның данлыклы 1 нче мәктәбенә багышлаган шәхес - хезмәттәшләре, күпсанлы укучылары, дуслары-танышлары өчен hәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган олы йөрәкле Әлфис аганы югалту хәсрәте әле бик озак аны сагынып яшәргә мәҗбүр итәр...
«Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас».
Муса Җәлилнең бу сүзләре нәкъ менә Әлфис ага Хуҗин турындадыр. Кем белән генә сөйләшмә, кемнән генә сорама, hәрбере Әлфис ага хакында хөрмәт белән, яратып, фәкать яхшы сүзләр белән генә искә ала. Йөзләгән укучылары, хезмәттәшләре, якташлары, дуслары-танышлары, туганнарының hәрбере өчен үзенең әйтер сүзе, бирер киңәше, ярдәм итәр юлы, олысына да, кечесенә дә якты йөзе һәм кайгыртулы йөрәге булыр иде диләр.
Әлфис Хөсәен улының бөтен хезмәт юлы бүген Мирза Таһиров исемен йөртүче әлеге уку йорты белән бәйле. Өлгергәнлек аттестатын да беренче мәктәптә алган егет Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач биредә эшли башлый. Армия хезмәтенә шуннан китә, шунда кайта. 1985 елдан ул инде мәктәп директоры итеп билгеләнә. Шулай итеп 50 еллык педагогик стажының чирек гасыры директор вазифасында үтә аның.
РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ветеран укытучы Луиза Мәрданова:
- Мин аны 39 ел беләм, бергә эшләдек. Мәктәбебез гимназия статусын алгач, Әлфис Хөсәенович халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен күп көч куйды. Традицион Сөмбелә, Каз канаты, Нәүрүз, Сабантуй бәй-рәмнәре уздырылып килде, музыка мәктәбе ачылды. Бу эшкә ата-аналар да тартылды, теләп катнашты. Аерым кызлар, малайлар сыйныфлары ачылды, аерым фәннәр - мантыйк, шахмат, хореография, дин тарихы дәресләре кертелде. Милли җанлы кеше буларак, туган телнең, милләтнең киләчәге өчен борчылып, кайгыртып яшәде. Укучыларда милли горурлык хисе тәрбияләүне hәрвакыт күз алдында тотты. Эшнең нәтиҗәләре дә уңай булды. Әлфис Хөсәеновичка тумыштан килгән такт, кешелеклелек, гаделлек, тырышлык сыйфатлары хас иде. Бар кешегә дә хөрмәт белән карады, үзе дә хөрмәткә лаек булды. Аның дәресләренә, спорт секцияләренә балалар шатланып йөрде. Футбол, баскетбол, пионербол дисеңме - hәрвакытта да спорт залында балалар күп иде. Югары әхлаклы, тәкъва кеше. Шефлык итүче оешмаларга ачкыч таба белде - башта «Геофизика» идарәсе, аннан «Татех» җәмгыяте мәктәпкә hәрдаим ярдәм итеп тордылар. Хезмәт, уку шартларын яхшыртудан тыш укытучыларның ялын оештыруга кулыннан килгәннең барын да эшләде ул.
Дания Мансурова, ветеран укытучы:
- Әлфис Хөсәенович белән 1981 елның августыннан мәктәптә бергә эшләдек. Аның турында бары тик якты хатирәләр саклана. Гади укытучы булып та, директор булып эшләгәндә дә максаты бер булды - эш сөючән, hәрьяктан үрнәк булган, тормышта үз-үзен таба алырлык яшьләр тәрбияләп чыгару. Сабыр холыклы, ачык йөзле, эш сөючән, таләпчән, шул ук вакытта балалар hәм хезмәттәшләре турында аталарча кайгыртучан кеше булды. Һаман күз алдында: hәр иртә мәктәпне йөреп чыгар иде - укытучының тавышы ничек яңгырый, дулкынланамы, кычкырамы, аннан килеп керер дә хәл сорашыр, өйдә тәртипме, укучылар тыңлыймы, сыйныфта барлык приборлар да эшлиме... Эш урынында уңайлы шартлар тудырырга тырышты, мәктәпне заман таләпләренә туры килерлек итеп яхшыртуга, данын югары күтәрүгә иреште, эшен яратып, чын күңелдән бирелеп эшләде. Яңа мәктәпнең ишекләре вакытында ачылуына чын күңелдән сөенде.
Рәсимә Фәрдиева, Мирза Таhиров исемендәге 1 нче мәктәпнең 2012-2023 еллардагы директоры, укытучы:
- Әлфис ага кайгыртучан хезмәттәш, остаз була белде. Ул эшләгән мәктәпкә җитәкче итеп билгеләгәч тә hәрвакыт ярдәмен, киңәшен кызганмады. 2018 елда мәктәпнең 100 еллыгын бергәләп уздырдык - алдан планын төзеп, кемнән нинди ярдәм сорарга, ветеран укытучылар, күренекле укучыларыбызны барлауга ул ярдәм итте.
Мәктәпне яңарту турында сүз кузгалуга да ул янәшәдә булды - чын күңелдән булган үзгәрешләргә сөенеп, тырышып эшләде, аның вакытында ачылышына зур өлешен кертте. Рәхмәтем дә, хөрмәтем дә чиксез.
Төбәгебезнең күренекле кешесен туып-үскән hәм аннан аерылмый гомер сөргән Кама-Елга авы-лының тугры улы буларак та беләләр. Биредә юллар төзекләндерүгә, чишмә буйларын, hәйкәлләрне яңартуга, яшелләндерүгә зур өлеш кертә ул. Әле узган җәйне генә авылның 100 еллыгын тулы бер гаилә булып билгеләп үттеләр. Күпме генә авыл бәйрәмнәре, Сабан туйларын күрергә туры килсә дә, бу кадәр дә күңеллесе Кама-Елгада гына булгандыр, мөгаен. Зур булмаган бу авыл халкының дуслыгы, бердәмлеге сокландырды. Бәйрәм оештыручыларның берсе, әлбәттә, Әлфис ага! «Кемгә дә юл таба белә торган стратег, бәйрәм оештыруны ансыз булдыра алмыйбыз, барыбызны да эшкә дә, ашка да катнаштыра белә торган иң шәп оештыручыбыз ул», - диеп мактадылар аны авылдашлары шул бәйрәмдә. Барысын мәйдан үзәгенә чыгарып олылый белде, җылы сүзен кызганмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа