900 көн камалышта
1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Быел әлеге тарихи вакыйгага 80 ел тула.
Бөек Ватан сугышы илебез өчен генә түгел, барлык кешелек дөньясы өчен канкойгыч вакыйга буларак тарихка кереп калды.
1941 елның 8 сентябрендә 2,5 миллион ленинградлы, шул исәптән 400 меңгә якын бала 900 көнгә якын камалышта кала. Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота, иң кыены - азык-төлеккә булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. Ашау нормасы биш тапкыр ки-метелә. Камалышның иң авыр чорында ипи нормасы 125 грамм булган.
Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, я булмаса балалар ятим кала. Йортларда, урамнарда - кая карама үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы «Яшәү юлы». Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Ватаныбыз Ленинградны саклаучыларны онытмады. Ленинград фронтының 350 меңнән артык солдат һәм офицеры орден һәм медальләр иясе булды, 226 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 1,5 миллион кеше «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнде. Ә 1945 елның 20 гыйнварында шәһәргә Ленин ордены бирелә, 1965 елның 8 маенда Ленинград «Герой-шәһәр Ленинград» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ленинград камалышының шаһитлары белән Әлмәт җирлегендә ел да очрашулар үткәрелеп килде. Фәһимә Сафиулла кызы Маннанованың, Мария Степановна Сетрукованың, Виктор Георгиевич Павлов-ның, Рәйсә Зәки кызы Шәй-дуллинаның, Валентина Николаевна Соловьеваның Ленинград блокадасы турында сөйләгән хәтер-хатирәләре әле дә булса кадерләп саклана.
Ветераннарыбызның рәтләре сирәгәеп, бүгенге көндә Ленинград блокада-сының бар авырлыкларына түзеп, үлемне җиңгән шәхес Әлмәттә берәү генә калды. Бу - Раиса Никоноровна Чернышова.
Ленинградка ул әти-әнисе белән бергә 1937 елда күченеп килә. Аның күз алдында әнисе, абый-апайлары ачлыктан үләләр. Соңыннан Раисаны апасы белән бергә Ярославль өлкәсенә балалар йортына алып китәләр. Шулай да ул соңыннан кабат Ленинградка әйләнеп кайта, шунда кулинарлык мәктәбен тәмамлый. Язмыш җилләре аны Әлмәткә алып килә. Биредә Раиса Никоноровна кырык еллап җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя. Балачактан бик күп югалтулар һәм газаплар кичергән олы йөрәкле ханымга озын гомер һәм сәламәтлек теләп каласы килә. Ихтыяр көчегез һәм Ватанга тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа