Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау турында мәгълүмат бирү өчен, 17 февральдән Татарстанда фатирларга йөри башлыйлар

Сайлаучыларга мәгълүмат бирү эшчәнлеге кысаларында 1,9 миллионнан артык йорт хуҗалыгы, фатир һәм шәхси торак йортларга бару планлаштырыла.

Татарстанда Россия Президентын сайлауга әзерлек чорында — 17 февральдән «ИнформУИК» проекты гамәлгә ашырыла башлый. 2727 участоктан 9,9 меңнән артык участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларны йөреп чыгачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 35 нче утырышында комиссия рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Бу очрашулар барышында һәр сайлаучы үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак: сайлау участогы кайда урнашкан, ул нинди график буенча эшли, өйдә тавыш бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм башкалар. Масштаблы эш планлаштырыла», – дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Аның сүзләренчә, сайлау комиссияләре әгъзаларының кулында тарату материаллары, сайлауга чакырулар була. Фатирларда йөрү ысулы белән мәгълүмати-аңлату эшләре вакытында алар тавыш бирү ысуллары, Россия Президенты вазифасына кандидатлар турында сөйләячәк.

«Йөреп чыгучыларның махсус экипировкасы – Россия Президентын сайлау символикасы төшерелгән япма, значок һәм бейдж була – аларның статусы һәм вәкаләтләре беркемдә дә шик тудырмасын өчен. Бу бик мөһим проект, һәм ул без һәр ишектән керсәк кенә эшләячәк. Сайлаучылар үз мәнфәгатьләренең сайлау комиссияләре системасы игътибар үзәгендә торуын белергә тиеш», — дип ассызыклады Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов 17 февральдән 7 мартка кадәр Россиянең бөтен территориясендә сайлаучыларга, шул исәптән махсус мобиль кушымта кулланып, адреслы мәгълүмат һәм хәбәр бирү узачак, дип өстәде.

«Сайлаучыларга мәгълүмат бирү эшчәнлеге кысаларында 1,9 миллионнан артык йорт хуҗалыгы, фатир һәм шәхси торак йортларга бару планлаштырыла. Бер йөреп чыгучыга уртача 190 ишек туры килә», — дип билгеләп үтте ул.

Нефедов билгеләп үткәнчә, эш көннәрендә фатир буйлап йөрүне 17.00-20.00 сәгатьләрдә, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00-20.00 сәгатькә кадәр оештырырга киңәш ителә.

Моннан тыш, 15 февральгә кадәр һәр сайлау участогы территориясендә басма агитация материалларын урнаштыру өчен махсус урыннар җиһазландырылачак.

«Бу урыннар сайлаучылар өчен уңайлы булырга һәм алар андагы мәгълүмат белән таныша алырлык итеп урнаштырылырга тиеш», – дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Альбина Җиһаншина.

  • Быел Россия Президентын сайлаулар уза. Тавыш бирү өч көн — 15, 16 һәм 17 мартта дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса