Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Кирәкле барлык продукция якын арада кибетләргә китереләчәк

Татарстанда азык-төлеккә бәйле вазгыять тотрыклылана, якын арада кирәкле бөтен продукция кибет киштәләрендә урын алачак.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шулай дип белдерделәр. Республика кибетләренә беренче чиратта кирәкле азык-төлекне өзлексез китерү оештырылды, дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта аңлатып үтүләренчә, республикада берничә көн рәттән булган буран халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә үзгәрешләр кертте. «Федераль трассаларда чикләүләр кертелү сәбәпле, азык-төлекне йөк автомобильләре белән бүлү үзәкләренә китерүдә тоткарлыклар килеп туды», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

«Шәһәр хезмәтләре буран нәтиҗәләрен тиз арада бетерү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Кичә кич «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» федераль казна учреждениесе боерыгы нигезендә юлларда йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәте өчен вакытлыча кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды», - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Чикләүләр гамәлдән чыгарылгач, предприятиеләр товарны бүлү үзәкләренә һәм кибетләргә китерә башлады. «Вазгыять тотрыклылана, якын арада кирәкле бөтен продукция кибет киштәләрендә урын алачак», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Бүген Казан мэриясендәге оператив штабта хәбәр итүләренчә, буран сәбәпле шәһәр кибетләрендә барлыкка килгән азык-төлек кытлыгы көн дәвамында бетереләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса