Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күпфатирлы йортта яшәүчеләр кар белән көрәшкә чыкты

Кар күп яву күршеләрне берләштерде.

Г.Тукай проспектындагы 43 нче йортта, Галиев урамындагы 35 нче йортта  яшәүче ир-атлар, хатын-кызлар һәм хәтта балалар бергә җыелып, йорт янындагы территорияне һәм йорт янындагы парковканы кардан чистарттылар.

Уртак хезмәт үз нәтиҗәләрен бирде: өмә алдыннан һәм аннан соң фотоларда зур аерма күренә. Халык тырышлыгы белән территория куркынычсызрак һәм чистарак була.

Бу уртак тырышлык белән зур нәтиҗәләргә ирешүнең мисалы, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса