Солдатлар рәхмәтләрен юллаганнар
Шушы көннәрдә тире-венерология авырулары диспансеры һәм 3 нче шәһәр поликлиникасы хезмәткәрләренә СВО зонасыннан куанычлы хәбәр килеп иреште.
Медицина хезмәт-кәрләре ярдәме белән җыелган гуманитар йөк исән-имин адресатларына барып җиткән, хәрбиләр рәхмәт сүзләрен видеога төшереп җибәр-гәннәр. Медицина учреждениеләре хез-мәткәрләре солдатларга термокием һәм термооекбашлар, грелкалар, тактик пычак-лар, дарулар, медикаментлар һәм башка күп кенә кирәк-яраклар сатып алып, туплап җи-бәргән булганнар.
- Авыр вакытта ярдәм кулы сузган Әлмәт медикларына рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез җибәр-гән әйберләрнең барысы да бик соралган һәм бик кирәкле. Халыкның, туган як кешеләренең ярдәмен тою бездә җиңүгә ышаныч уята, - дип рәхмәт-ләрен җиткергән 1232 нче полк солдатлары.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа