Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар һәрчак безнең хәтердә

Әфганстан, Чечня республикаларында һәм башка локаль бәрелешләрдә үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызның батырлык үрнәкләренә, рух ныклыгына сокланмый мөмкин түгел.

Ветераннарның күбесе бүген дә алгы сызыкта, армия дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә хезмәт куялар. 

15 февральдә совет гаскәр-ләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тула. Тарихи һәм юбилейлы дата. Бу - дәүләт тарафыннан, Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу көне. Соңгы елларда әлеге датаны Россиянең интернационалист-сугышчыларын искә алу көне буларак билгеләп узалар. Безнең районның да 634 яшь егете әфган комлыкларын, тауларын кичә, сугыш утында кайный. Шуларның 90 ы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, ә 13 егет һәлак була. Туган илнең тугрылыклы уллары буларак, үз-ләренә җиткерелгән хәрби боерыкны ахыргача үтәп, шәһит киткәннәрне һәрчак истә тоту һәм хөрмәтләү - изге бурычыбыз. Бу уңайдан Әлмәттә «Хәтер» берләшмәсе каршында тарихи экспонатлар, сугышчыларның гаилә архивларын туплаган музей эшләп килә. 

Шәһәребез урамнары буйлап «Әфган троллейбусы» йөри. Мондый истәлекләр булганда, һичшиксез, хәтер яши әле. Көтелгән түгәрәк дата уңаеннан «Хәрби туганлык» җәмгыяте рәисе Юрий Максимов Әлмәт җирлегендә шактый гына эчтәлекле чаралар планлаштырылуы турында әйтте. 

- Ветеран-сугышчылар, толлар белән тантаналы очрашулар, шәһәр, район мәктәпләре укучылары, уку йортлары студентлары арасында хәрби-патриотик һәм спорт чаралары һәм башкалар көтелә. Бүгенге көн яшьләре өчен мондый очрашулар бик файдалы дип уйлыйм, чөнки патриотизм, ил алдындагы бурыч, намус кебек төшенчәләрнең ни икәнен яңа буын бик үк белеп бетерми бит. Тарихи дата кысаларында «Хәтер» җәмгыяте белән берлектә чаралар планы буенча очрашачакбыз әле, - дип аңлатма бирде Юрий Алексеевич.

Без дә үз чиратыбызда газетабыз битләрендә локаль бәрелешләрдә үзләренең  Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән легендар якташларыбыз турында язмалар циклын башлап җибәрергә ниятләдек. Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә тарихи вакыйгаларны, геройларны онытырга тиеш түгел.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр дә туганнарыгыз, якыннарыгыз, авылдашларыгыз арасында әлеге локаль бәрелешләрдә катнашучылар булса, алар турындагы язмаларыгыз, истәлекләрегезне көтеп калабыз. 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса