Авыл халкыннан ярдәм зур
Махсус хәрби операция дәвам итә.
Кышкы суыкларда кыр шартларында илебез иминлеген саклаучы хәрбиләр әле дә бездән ярдәм көтә.
Шушы көннәрдә «Үзе-безнекеләрне ташламыйбыз» штабы волонтерлары 1232 нче полк солдатлары өчен гуманитар ярдәм туплануы турында хәбәр иттеләр. Волонтерлар окоп шәмнәре, газ баллоннары, буржуйкалар, рация, җылы оекбашлар, перчаткалар, кышкы җылы киемнәр, шәхси гигиена кирәк-яраклары, медикаментлар һәм азык-төлек туплап җибәрү эшен кабат башлап җи-бәргәннәр. Солдатларыбыз нәкъ менә шуларны сораган.
Якташларыбызның хезмәт итү шартларын бераз җиңеләйтергә, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә теләүчеләр әлеге әйбер-ләрне штабка алып килә алалар, акчалата ярдәм дә күрсәтергә мөмкин. Вакыт тар - чираттагы гуманитар йөк ике атнадан инде юлга кузгалачак.
Бүгенге көндә окоп шәмнәрен ясау һәрбер авыл җирлегендә оештырылган. Моннан тыш җылы эчке киемнәр, йон бияләйләр, оекбашлар һәм азык-төлек посылкалары туплана. Авыл апалары җыелышып, изге теләкләрен тели-тели токмач җәяләр, кисәләр. Гомумән, эшнең бер генә көнгә дә туктап торганы юк.
Мәмәт авыл җирлеге халкы шушы көннәрдә урын-җир комплектлары, одеяллар, мендәр-ләр җыеп, беренче партия гуманитар яр-дәмне озаткан инде, хәзер икенчесен җыюга керешкәннәр. Кирәк-яракларны авылның Мәдәният йортына алып килергә мөмкин, дип хәбәр итә волонтерлар. Яңа Нәдер авылы кешеләре җыйган гуманитар ярдәм дә Әлмәткә озатылган. Авыл җирлеге салкын көннәрдә йөкне төяшеп, шәһәргә илтеп бушаткан авылдашларына рәхмәтен җиткерә.
Шушындый изге эштән читтә калмаган районыбыз халкына олы рәхмәт. Егетләребезгә шушы ярдәм белән туган ягыбызның тәме, яме, сәламнәре исән-сау барып җитсен.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа