Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел дәвамында Әлмәттә коррупция характерындагы 101 бозу очрагы ачыкланган

Шәһәрдә коррупциягә каршы тору эшенә йомгак ясалды.

Әлмәттә 2023 елда коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең йомгаклау утырышы узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә  коррупциягә каршы тору эшен координацияләү, хезмәт (вазыйфаи) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре, район башкарма комитеты идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре  катнашты.


Прокуратура мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә 101 коррупция характерындагы бозу ачыкланган, 50 тәкъдим язылган, 41 хезмәткәр административ дисциплинага җәлеп ителгән. Йомгаклау утырышында шулай ук үсеш епартаментында коррупциягә каршы чаралар турында җентекләп сөйләделәр, бу хакта җитәкче сөйләде. Бер елга бурычлар билгеләнде


"Нәтиҗә ясап, коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау эшен дәвам итү, хокукый агарту, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча чаралар үткәрү кирәклеген билгеләп үтәргә мөмкин", – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса