Агач Аждаһа елы килә!
Ул безгә ниләр вәгъдә итә? Аны ничек каршыларга кирәк?
Кытай астрологиясе буенча, аждаһа - зирәк ел хуҗасы. Ул кешегә бик күп шатлык китерергә мөмкин. Ә яшел - гадилек, халыкчанлык төсе. Шуңа күрә яшел агач Аждаһа елы гади халыкка бик мәрхәмәтле булачак, дип фаразлыйлар.
Киләсе елдан күп күңелле үзгәрешләр, очрашулар, проблемаларның хәл ителүен көтегез!
Аждаһа елында ничек уңыш җәлеп итәргә? 2024 ел стихиясе - агач. Шуңа монда фантазиягә урын күп. Кечкенә декоратив агачлар алырга, агач, яфрак формасындагы бизәнгечләр бүләк итәргә була. Һәрберебезнең агач кебек «үсеп» китәргә дә мөмкинлеге бар!
Аждаһа балкырга ярата. Шуңа Яңа елны күңелле итеп каршыларга кирәк. Кафега, кунакка бару да хуплана. Үз өегездә дә каршылау яхшы. Аждаһаның яраткан төсләре - кызыл һәм алтынсыман. Киемегездә бу төсләрнең берсе булсын. Яшел төс тә уңыш китерәчәк.
Өегезне ялтыравык матур уенчыклар, шарлар, тасмалар, гирляндалар белән дә бизәргә онытмагыз. Аждаһа уенчыгы яисә ул сурәтләнгән өстәл япмасы, тастымал, чынаяк кебек нәрсәләр турында да онытмагыз.
2024 елны нинди төстән каршы алырга?
Яңа, 2024 елга кадәр бик аз вакыт калды. Күпләр инде бүгеннән үк аны бәйрәм итүгә әзерләнә.
Яңа ел чыршысын ничек дөрес бизәргә, нинди би-зәкләр сайларга? Барлык кешеләрнең иң яраткан һәм көтелгән бәйрәме алдыннан без Аждаһа елын ничек каршы алырга, нәрсә кияргә һәм үз киемебез өчен нинди төсләр сайларга кирәклеген сөйләргә булдык.
«Яңа ел киеме» бер төсле булырга яки берничә төсне берләштерергә мөмкин. Шуны онытмагыз - төсләр бәйрәмнең кәефе һәм гомуми атмосферасын гына түгел, ә сезгә Аждаһа елын нәрсә китерәчәгенә дә бәйле.
1
Теләсә нинди төсмер-дәге яшел төс - Яңа ел киеме өчен төп төс булып калачак. Ул төрле стильләр өчен яраклы гына түгел, ә нечкә, якты да була ала. Бу - гармония, чәчәк ату һәм яңарыш төсе. 2024 елда яшел төс аеруча актуаль булачак, чөнки бу киләсе елның як-лаучысы төсе.
2
Шәмәхә: көндәлек ки-емдә бик сирәк очрый һәм шуңа күрә теләсә нинди образга аерым нәфислек өсти. Көнчыгышта бу төс патшалык һәм рухилык белән ассоциацияләнә һәм еш кына дини церемонияләрдә күренә.
3
Алсу төс шулай ук зирәклек һәм интуиция төсе булып санала. Аны еш кына яңа елда рухи сыйфатларын үстерергә теләүчеләр сайлый. Алсу төснең йөзегезгә, чәчләрегезгә туры килгән төсмерләрен сайлау бик мөһим.
4
Аждаһалар ялтыравыкны яраталар, шуңа күрә алтын төстәге кием сайлагыз! Бу төс байлык һәм люкс символы һәм иң мөһим очраклар өчен дә яраклы. Мифлар буенча, аждаһалар барлык ялтыравыклы һәм кыйммәтле әйберләрне ярата, шуңа күрә киемдәге алтын төс сезгә киләсе 2024 елда бәхет китерәчәк.
Бәйрәм көнендә тагын да балкыйсыгыз килсә, бизәнү әйберләре алыгыз!
Эре зәркән бизәнү әйберләре Яңа ел образында ачык акцент ясарга ярдәм итәчәк.
Бәйрәм образы өчен аксессуарлар сайлаганда якынлашып килүче 2024 елның символы турында онытырга ярамый - ул сезнең образда булырга тиеш. Мәсәлән, Яңа ел киемен елан принты яки аждаһа, чигү, стразалар бик яхшы тулыландырачак. Шулай ук образыгызга зәркән бизәк өстәргә мөмкин. Мә-сәлән, эре алкалар; зур беләзек; аждаһа сыны булган алтын йөзек.
Аждаһа елын дөрес сыйлар белән каршылагыз!
2024 елны ничек каршыларга кирәклеген беләсезме?
Өстәлгә ак яисә кызыл япма җәегез.
Шәмнәр һәм декоратив элементлар турында онытмагыз. Матур салфеткалар куегыз. Өстәл күзне җәлеп итеп, «чакырып» торырга тиеш.
Быел сыйлар бик тәмле һәм юмарт булырга тиеш. Кытайларда аждаһа - императорларга якын зат. Аны лаеклы каршыларга кирәк. Өстәлдә кимендә унике төрле ризык булырга тиеш!
Аш, дөгеле ризыклар, яшел чәй, әфлисун, мандарин, хөрмә кебек «алтын төсле» җимешләр булсын.
Аждаһа ит тә, балык та, үсем-лекләр дә ярата. Шуңа күрә нәрсә әзерләсәгез дә ел хуҗасы шат булыр. Иң мөһиме - сыйларыгыз бик тәмле, матур итеп куелган булсын.
әмле булсын!
Яңа ел табынына тутырылган каз
Бик тәмле була, сез дә эшләп карагыз.
Духовкада каз пешерү өчен 2 көн алдан хәстәрен күрергә кирәк.
Беренче көн.
Уртача зурлыктагы каз өчен 10-12 л җылы су әзерлибез. Суга 700-800 г тоз салып эретәбез, аннан 2-3 тырнак сарымсак, укроп орлыгы һәм лавр яфрагы салабыз. Шушы суга казны батырып, өстен кап-лап куябыз. Каз тулысынча су эчендә ятарга тиеш. Бүлмә температурасында каз 1 тәүлек торып, тулысынча тәмләткечләрне һәм тозны үзенә сеңдерәчәк.
Икенче көн.
Казның эченә тутыру өчен 7-8 яшел алма, 6-7 данә караҗимеш алына. 0,5 аш кашыгы аджика, 1 аш кашыгы майонез кирәк булачак. Казны пешерү өчен «рукав» (махсус пакет) әзерләп куябыз.
1. Алманы юып, үзәген алып, 4-5 кисәккә бүлгә-либез.
2. Караҗимешне юып, төшен алабыз.
3. Алманы караҗимеш белән катнаштырып, бер савытка әзерләп куябыз.
4. Казны судан алып, салфетка белән корытабыз.
5. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз.
6. Алма һәм караҗимешне каз эченә тутырабыз.
Казның ярылган җирен тегәбез һәм пешерү өчен махсус пакетка тыгабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, духовкага 2 сәгатькә куябыз.
Духовканы алдан җылы-табыз. 180 градуска куябыз. Каз пешкәннән соң, аның суынганын көтәбез.
Телемләп турап, алма, караҗимеш һәм лимон белән бизәп табынга чыгарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа