Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның Яңа ел белән котлавы

Кадерле коллегалар! Хөрмәтле дуслар! Яңа елга без уңай үзгәрешләргә, теләкләребезнең үтәләчәгенә өмет белән аяк басабыз, киләчәккә планнар корабыз һәм, традиция буенча, узган елга йомгак ясыйбыз.

«Татнефть» өчен ул тотрыклы үсеш һәм динамик алгарыш чоры булды. Барлык бизнес-юнәлешләр буенча да лаеклы производство күрсәткечләренә ирештек. Элеккечә үк, экология Компания эшчәнлегендә төп өстенлеккә ия юнәлеш булып калды. Әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә без киң колачлы проектларны тормышка ашырдык, яшел технологияләр һәм яңартыла торган энергия чыганаклары булдыру буенча эшне дәвам иттек.
Узып баручы елда 80 еллыгын билгеләп үткән Татарстанның зур нефте тарихы заманча производстволар һәм хезмәт җиңүләре белән көннән-көн тулылана бара. Безнең казанышларыбыз - «Татнефть»нең зур һәм тату гаиләсе әгъзаларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Һәр хезмәткәргә иҗади һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, Компаниягә тугрылыгы өчен рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук партнерларыбызга, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, нефть төбәге муниципалитетлары башлыкларына - республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуы хакына безнең белән иңгә-иң торып хезмәт куючыларның барысына да зур рәхмәт!

Без шуны ачык аңлыйбыз: Компаниянең тотрыклылыгы күп яктан мәгариф, фән һәм производствоның сыйфатына бәйле. Шуңа күрә һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга, фәнне үстерүгә, заманча технологик чишелешләр кертүгә зур игътибар бирәбез. Һәм, әлбәттә, кешеләрнең тормыш сыйфаты - безнең өчен төп кыйммәт. Бергәләп без тотрыклы киләчәк өчен яңа чишелешләр табабыз һәм тормыш энергиясен булдырабыз.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә кыйммәтләре безнең һәрберебез өчен аеруча мөһим - без күркәм хезмәт традицияләребезне, уртак эшкә тугрылыгыбызны, Компаниябезнең мәдәни кодын буыннан-буынга тапшырып киләбез. Аларга нәкъ менә хөрмәтле ветераннарыбыз нигез салды. Җир куены байлыкларына тәүге юл яручыларга, хезмәттә югары рекордлар куйган каһарманнарыбызга, бүгенге көн нефтьчеләрнең укытучыларына һәм остазларына ихлас күңелдән рәхмәтләремне белдерәм.

Яңа елда барыбызга да ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык-сөенечләр, хөрлек-иминлек телим! Бәйрәм белән!

Наил Маганов, 
«Татнефть» компаниясе генераль директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса