Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Кадерле дуслар!

Вакыт безне көн арты көн яңа 2024 елга якынайта. Һәм без барыбыз да, кечкенәләрдән алып өлкәннәргә кадәр, курантлар суккан изге минутларны көтәбез һәм яхшыга өметләнәбез. Күркәм традиция буенча, бәйрәм алдыннан узып баручы елга йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә.

Һичсүзсез, безнең горурланырлыгыбыз бар. Узып баручы ел бик кызыклы, нәтиҗәле, уңышлы, юбилей даталары күп булган ел булды. Бу - безнең яраткан Әлмәтебезнең 70 еллыгы, Татарстанда нефть эшкәртелә башлауга 80 ел тулу һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгы.

Дуслык һәм үзара ярдәмләшү, патриотизм хисе һәм туган җиргә мәхәббәт безгә теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә һәм укуда да, эштә дә уңышларга ирешү юлыннан алга барырга ярдәм итә.

2019 елдан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә районда милли проектлар уңышлы гамәлгә ашырылып килә. Алар «Сәламәтлек саклау», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохиты», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе», «Мәгариф», «Экология» кебек 13 стратегик юнәлешне үз эченә ала һәм алар барысы да халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә йөз тота.

Татарстан Республикасы Рәисенең булышлыгы һәм «Татнефть» компаниясенең  санап бетергесез зур ярдәме белән шәһәребез һәм районыбыз көннән-көн матуррак, күңелгә ятышлырак һәм тормыш-яшәеш өчен тагын да кызыклырак була бара. Сәнәгать көннән-көн үсә, яңадан-яңа кече һәм урта бизнес объектлары һәм, нәтиҗә буларак, яңа эш урыннары барлыкка килә. Һәм монда һәр кешенең өлеше бар: без бергәләп билгеләнгән максатларга таба барабыз, районыбызның чәчәк атуы хакына кулга-кул тотынып эшлибез, көн саен тырыш хезмәтебез белән уртак эшнең уңышлы булуына үз өлешебезне кертәбез.

Бүген бөтен игътибарыбыз алгы сызыктагы егетләребезгә юнәлтелгән. Алар дәүләтебезнең бөтенлеге һәм бердәмлек өчен көрәшәләр. Узып баручы ел дәвамында волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтеп килделәр. Без барыбыз да аларның җиңеп кайтуын көтәбез һәм киләсе Яңа елны һичшиксез өйләрендә, гаиләләре белән каршы алачакларына ышанабыз.

Яңа ел бәйрәмнәре - ул аралашу шатлыгы, бер-беребез турында кайгырту, мәрхәмәт-игелек һәм җылылык белән сугарылган үзгә бер вакыт. Бу шулай ук якыннарыбызга рәхмәт белдерү, аларны ничек яратуыбызны әйтү һәм аларның никадәр кадерле икәнлекләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек.

Кадерле әлмәтлеләр! Яңа 2024 ел безнең барлык өметләребезне дә акласын, илгә-көнгә иминлек, гаиләләребезгә бәхет һәм изгелекләр алып килсен! 

Барыгызга да яхшы кәеф, исәнлек-саулык, уңышлар телибез! Бәйрәм белән!

Тимур Нагуманов, 
Әлмәт муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса