Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә йортсыз этләрне ничек тоталар

Көненә 10 эт тотыла.

Интернетта әлмәтлеләр хуҗасыз этләрдән еш зарланалар.

Шәһәр ветеринария берләшмәсендә аларны тоту буенча гаризалар көн саен кабул ителә, шуңа да карамастан, хәл үзгәрми кебек тоела.

Машина йортсыз этләрне тотарга китә. Процесс стандарт. Тотучы гариза урынына бара, транквилизатор препаратлары ярдәмендә караучысыз хайванны йоклата һәм аны ветеринария клиникасына алып бара.

Этне үлчәп алалар, анализлар алалар һәм тәүлек буе күзәтәләр. Әгәр хайван сәламәт булса, стерилизация һәм чиплау операциясе үткәрелә. Барысы да хайванның авырлыгы һәм сәламәтлеге буенча.

"Табиб нәтиҗә ясаганнан соң, аның сәламәт булуы, операция кичереп, савыгуы ачыклангач,  аны кайдан тотканнар, шунда җибәрәбез", - дип хәбәр итте баш ветеринария табибы, Әлмәт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов.

Көн саен бирегә 10 эт китерелә, иң күбе егермегә җитә. Баш ветеринария табибы әйтүенчә, аеруча агрессивлар табылмаган.

"Ләкин практика күрсәткәнчә, урамда туып үскән, монда килгән йортсыз этләр әйбәт, менә кызлар әйтә ала, алар бернинди агрессия күрсәтмиләр. Әмма хуҗаларында яшәгән, иреккә җибәргән яки ташлап киткән этләр белән авырлыклар бар", – дип сөйли Реваль Мөхәммәтҗанов.

Бу хәл шәһәр һәм район халкын күптән борчый. Караучысыз хайваннар турында гаризалар күбрәк Су-2дән килә. Территория аларны җәлеп итә, чөнки халык аларны даими рәвештә ашата.

"Барлык чатларны да карыйбыз, без бу хакта волонтерлар белән дә, халык белән дә күп тапкырлар сөйләштек инде. Хәзер без ВКонтактеда «кеше эткә дус» (Человек собаке друг) дип аталачак сәхифә ачабыз. Бу этләрне мөмкин кадәр күбрәк урнаштырырга тырышырбыз. Мөмкинлектән файдаланып, мин  безгә язылырга һәм бергәләп эшли башларга өндим", – дип мөрәҗәгать итте Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.

Күп эшләргә туры килә, ләкин кайвакыт тотучылар вакытны югалталар. Әгәр, мәсәлән, инде чипланган этләргә гаризалар килә икән, аларны тоту мәгънәсез.

Әлмәт берничә ел ОСВВ программасы буенча эшли (Тоту-Стерилизация-Вакцинация-Кайтару). Ветеринария медицинасы үзәге «Татнефть»ААҖ программасы һәм ярдәме буенча актив эшли. Узган ел алты йөзгә якын эт вакцинацияләнгән һәм чипланган. Быел -162. Алар барысы да уртак базага кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса