Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүләкләрне Әлмәттә балалар бакчасына йөрмәгән барлык аз керемле гаиләләрдәге балалар ала

Бүләкләр 310 нчы кабинетта эш көннәрендә 8:00-17:00 сәгатьләрдә бирелә. 12:00-13:00 сәгатьтә төшке аш.

Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аз керемле гаиләләрдән 0 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрмәгән балалар район мәгариф идарәсендә яңа ел бүләкләре ала ала.

Бина Фәхретдин урамында, 50 нче йортта урнашкан.

Бүләк алу өчен ата-ана яки законлы вәкилнең дәүләт хезмәте сайтыннан бастырылган белешмә булырга тиеш, ул гаиләнең аз керемле булуын раслый. Шулай ук бала туу турында таныклыкның ксерокопиясе кирәк.

 

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса