Шөкер итүчеләр һәм сабыр итүчеләр җәннәткә керергә тиеш
Сабыр итүе «сабыр ит» дип әйткән сүз кебек җиңел булса иде ул. Юк шул. Динебез сабыр итүчеләрне сөя.
Ләкин кайбер очракларда без киресенә тап булабыз. Ислам кануннарына туры китереп башларына яулык япкан ханымнарның, апа-ларның төрле чиратларда, поликлиникаларда үз-үзлә-рен тотышлары, башкаларга мөнәсәбәтләре гайрәтне чигерә. Яулыксызларны да уздырып теләсә нәрсә әйтәләр дә, ашыга-ашыга «сөбханаллаһ» дип, Аллаһка сыгыналар, рәхмәт яудыралар. Ә бит сабыр иткән генә морадына җиткән ди халык та, дин дә шундыйларга җәннәт вәгъдә итә. Андыйларга карагач, «Башыңны каплаганчы авызыңны капласаң, бәлки савабы булмаса да, гөнаһың бу кадәр булмас иде», диясе килә. Сабырлыклары җитми шул.
Галимнәр әйтүенчә, кайчандыр бер бик матур хатын куркыныч йөзле бер ямьсез иргә
кияүгә чыккан. Шуңа да карамастан алар бәхетле булганнар, чөнки икесе дә тәкъвалы бәндәләр булып, үзләрен Аллаһы Тәгаләгә багышлаганнар. Бер көнне ире хатынына шатлыклы йөз белән караган һәм хатыны: «Без - җәннәт бәндәләре», - дигән. Ире: «Каян беләсең?» - дип сорагач, хатыны, сүзен дәвам итеп: «Син миңа караганда рәхмәт йөзеннән елмаясың, мин сиңа караганда сабыр итәм. Пәйгамбәребез хәдисендә «шөкер итүчеләр һәм сабыр итүчеләр җәннәткә керергә тиешләр» диелгән», - дип җавап биргән.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа