«Әлмәт таңнары»ның тугрылыклы укучысы
Мәмәт авылында яшәүче укытучы- пенсионер Ләлә Нури кызы Вәлиева менә инде ярты гасырдан артык «Әлмәт таңнары» газетасын даими яздырып укып бара.
Гомер буе балаларга рус теле һәм әдәбияты укыткан мөгаллимә мәктәпкә бик еш очрашуларга килә. Бүгенге көндә дә дөнья хәлләре, мәгариф яңалыклары белән кызыксынып тора.
Газета алуның, аның килгәнен көтеп торуның үз ләззәте, үз рәхәте бар. Көтәр кешең булу үзе бәхет, дип җырлаган кебек, көтеп алып укый торган газетаң булу да зур шатлык.
Ул бит өйгә никадәр бәхетле язмышларны, кызыклы вакыйгаларны, гыйбрәтле хәл-ләрне алып килә. Янәшәдә гомер кичерүчеләрнең эш-гамәлләрен, бәхет-шатлыкка юл яруларын укып сөенә алу үзе бер сәләт. Газета югарыга карап өмет итәргә, түбәнгә карап шөкер итәргә икәнен искә төшерә.
- Безнең гаилә Әлмәт районына килеп, мәктәптә эшли башлаган елларда газета «Хезмәт байрагы» исеме белән чыга иде. Шул елдан бирле даими алдырып укып барам. Элек инде ул материалларны эштә куллана идек. Үзем дә, укучыларым да язып, материаллары газетада басыла иде. Андый вакытта балалар бик сөенә иде. Аларга карап үзең дә куанасың.
Хәзер инде өлкән яшьтә дә ул гадәт китми. Без бит газета укып үскән, тәрбияләнгән, яшәгән, эшләгән буын, - ди Ләлә апа.
Әйе, «Әлмәт таңнары» газетасын без яшьләр дә яратып укыйбыз. Мәктәп хәзер дә район сулышын тоймыйча яши алмый. Бүген ул тагын да баерак, кызыклырак, бизәлеше ягыннан бик зәвыклы булып чыга. Андагы һәр язма көн сулышын сиздерә. Авторларына карап кына да тизрәк язманың эчтәлеген беләсебез килә.
«Әлмәт таңнары» бүген дә көтеп алынган газетабыз! Рәхмәт сезгә!
Ләлә Ситдыйкова
Мәмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа