Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сокландыргыч гомер

Укытучы! Әлеге изге сүзне ишеткән саен Кәләй урта мәктәбендә белем биргән, зур тормыш юлына озатып калган укытучыларымны күз алдыма китерәм.

Беренче укытучым Зифа апа Габдрәкыйпова, мәктәп директоры, рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан Гөлчирә Латыйп кызы Рәхмәтуллина, класс җитәкчебез Ләйлә апа Вилданова, математика, физика укытучыларыбыз Федосия апабыз Федотова, Илья Федорович Брагин, татар теле һәм әдәбияты укыткан Разыя апа Ильясова, тарих фәненнән белем биргән Рәмзия апа Алиева, егетләребезне хезмәткә өйрәткән Александр Александрович Прокофьев. 

Бу исемнәр безнең өчен аеруча кадерле, чөнки алар - безгә күп еллар белем биргән кадерле, яраткан укытучыларыбыз. Үз укытучыларын искә алмаган, аларга рәхмәтле булмаган кеше бик сирәктер. Укытучы - изге сүз ул. Укытучыларыбыз бөтен көчләрен куеп безгә аң-белем, тәрбия бирергә тырыштылар. Алар безнең арабызда юк инде. Караңгы гүрләре якты, рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын. Үзебез исән-сау вакытта аларны мәңге онытмабыз.
Без укыган елларда мәк-тәбебез директоры Гөлчирә Латыйп кызы Рәхмәтуллина иде. 2024 елның 1 гыйнвары юбилейлы дата - аның тууына 100 ел тула. Беркайчан да онытылырга тиеш булмаган, хәтердә мәңге саклана торган шәхесләр бар. Безнең Гөлчирә апабыз да шундыйлардан. 

Мәгариф отличнигы (1965), ТАССРның атказанган укытучысы (1974) Гөлчирә Латыйп кызы балачактан аң-белемгә омтылучан була. Башлангыч белемне ул Сарман районының Иске Әлмәт авылында ала. Дүрт яше тулганда әтисез кала. Әтисенең фаҗигале үлеменә бөтен авыл елый. Колхозлашу елларында җыелышта унике кеше колхозга керү турында гариза яза. Араларында Латыйп Рәхмәтуллин да була. Җыелышның икенче көнендә аның балта белән чапкаланган үле гәүдәсен уҗым арышы арасыннан табып алалар. Әтисенең васыятен исендә тотып, Гөлчирә апа 1942 елда Ташкент шә-һәрендә медицина училищесын тәмамлый. Әтисе кызына: «Шәфкать туташыннан да игелеклерәк һөнәр юк», - дип әйтә торган була. Ләкин укытучы булу теләге тынгы бирми Гөлчирә апага. Хыялын чынга ашыру өчен, укуын Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә укытучылар институтында дәвам итә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1942-1951 елларда Үзбәкстанда балалар укыта. Күңеле туган җирләренә тарта шул. Язмышы аны Әлмәт якларына алып кайта. 1951 елда Әлмәт районы Миңлебай станциясендә укытуын дәвам итә. 1954-1964 елларда Кәләй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Кешеләр белән эшләү сәлә-тен район җитәкчеләре дә күреп алалар. 1964-1995 елларда ул Кәләй урта мәктәбендә директор вазифасын башкарды. 31 ел Кәләй урта мәктәбе коллективын җитәкләде. 

Әйе, Гөлчирә Латыйп кызы эшләгән чорда укытучылар коллективының даны еракларга китә. Бай методик тәҗрибә туплаган белгечләр сафы барлыкка килә. Тынгысыз җитәкче галимнәр белән элемтәгә керә. 1981 елда Мәскәүдә үткәрелгән киңәшмәдә Кә-ләй укытучыларының эше югары бәяләнә. Бик көчле коллектив иде ул. Чөнки аның җитәкчесе энергиясе ташып торган, мәктәп, укучылар дип янып эшләүче легендар директор Гөлчирә апа Рәхмәтуллина булды. Мәктәп аның тормышында беренче урында икәне көн кебек ачык иде. Гаиләсе дә, дуслары да, туганнары да шул - үзенең бердәнбер тату коллективы булды.

Авылыбыз тарихына, халкына атап язылган «Кәләй авылы асыл җир икән» дип исемләнгән китабымда мәктәбемә багышланган бүлекне, бераз шаяртып, «Кәләй университеты» дип атадым. Университетларда тирән белемле, үз фәннәренең осталары белем бирә. Безнең укытучылар шундый түгелмени? Безнең мәктәпне белем учагына, чынлап торып дәрәҗәле уку йортына тиңләп булыр иде. 

Мәктәп эше башыннан ашса да, Гөлчирә Латыйп кызы авыл кешеләре өчен дә янып йөри. Кәләй халкын үз авылдашларыдай кабул итә. Шулай булмаса, авыл халкы бөтен уй-хәсрәтен, проблемаларын күтәреп аңа барыр идеме? Әлбәттә, юк! Авылдашларын, кешеләрне яратуы көчле иде шул. Район газеталарында һәрдаим мәкаләләр бастыра. Укытучылар, алдынгы авыл хезмәтчәннәре, мәктәп тормышы турында искиткеч югары кимәлдәге мәкаләләр аның күңеленнән саркып чыга. Сугыш чорында җиңү өчен дип кырларда иген иккән, терлекчелектә тырышып эшләгән авыл-дашларының хезмәте үз бәясен алырга тиеш икәнен Гөлчирә апа яхшы аңлый иде. Дөреслекнең җиңүенә ышаныч белән карады. Казан архивында һәм башка архивларда вакытын кызганмыйча эш алып бара. Тынгысыз хезмәте җимешләрен дә бирә. Сугыш чорында авылның үзләрен аямый, ял белми эшләгән тыл ветераннары медальле булалар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән 102 авылдашым бүләкләнә. 
Советлар Союзы Герое, авылдашыбыз Никита То-карликовның батырлыгын мәңгеләштерүдә, яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә зур тырышлык куя Гөлчирә Латыйп кызы. 1986 елда 30 кеше туристик юллама белән бү-ләкләнә. Бер төркем укучылар, Геройның апасы, укытучылар Гөлчирә апа җитәкчелегендә ерак Литвага бару бәхетенә ирешәләр. Сәяхәтнең матди ягын сов-хоз җитәкчесе Зөфәр Газиз улы Шәйдуллин үз өс-тенә ала. Алар каһарман авылдашыбызның кабе-рендә булалар. Дулкынландыргыч ерак юлдан кайткач, «Әлмәт таңнары» газетасында Гөлчирә апаның «Батыр Никита эзеннән» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Тынгы белмәс Гөлчирә апа 1986 елда мәктәптә «Сугышчан дан музее» оештыруга да ирешә. 

Хәтер яши, диләр бит. Әйе, музейда Н.Е. Токарликовка багышланган бик күп материал тупланган. Ветераннар белән очрашулар музейда уза иде. Ни кызганыч, инде сугыш ветераннары да арабыздан китеп беттеләр. Класс сәгатьләрен, батырлык дәресләрен укытучылар музейда бик теләп үткәрәләр.

Нинди сыйфатларга хас иде соң Гөлчирә апабыз? Югары һөнәри осталыкка ия, ярдәмчел, сабыр, таләпчән, кырыс иде ул. Без аны барлык сыйфатлары өчен дә хөрмәт итә, ярата идек. Кәләй мәктәбендә белем алган һәрбер укучының үз Гөлчирә апасы бар. Минем күңелемдә аның образы бүген дә бик ачык һәм якты. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук, ата-аналар җыелышыннан кайткач, әни бик дулкынланып аның киңәшләрен безгә җиткерә иде. «Гөлчирә апагыз әйтте», - дип башлана иде әнинең нотык укулары. Әйе, Гөлчирә апа авыл халкы өчен гаделлек эталоны иде. 
Кечкенәдән әнигә ияреп Әлмәткә бара идек. Ипи кибетендә, әнием, акчаны учыма салып: «Русча сора ипине», - дия иде. Гөлчирә апа өйрәткән икән. «Авыл шәһәргә терәлеп то-ра. Балалар, телне белер өчен, шәһәргә баргач, русча сөйләшергә тиешләр», - дигән ул. Үсә төшкәч (әнидән башка), төркем-төркем булып сөт сатарга йөри идек. Подъездларга кереп, «Кому надо молоко?» дип кычкырып йөргән чакларым бик истә.

Мәктәп безнең өчен бәхет йорты булды. Гел укырга барасы килеп тора иде. Җәйге каникуллар ялыктыра, озын тоела, ничек үткәрергә дә белми идем. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Гөлчирә апа мине Ленинградка алып барды. 

Бу минем беренче тапкыр өйдән чыгып китүем иде. Искиткеч кызыклы, мавыктыргыч экскурсияләрне бүген дә фотолар карап искә төшерәм. Әлмәт районы буенча алдынгы укучыларны җыйган иделәр. 

«Путевка өчен зур рәхмәт, Гөлчирә апа», - дигәч, ул ми-ңа: «Яхшы укыган, мәктәп тормышында актив катнашкан өчен, педсовет юлламаны сиңа бирергә дип хәл ит-те», - дигән иде. 

Үз эшенең остасы булуы, кырыслыгы, таләпчәнлеге белән беррәттән, укытучы буларак бик вакчыл иде Гөлчирә апа. Безне 9-10 нчы сыйныфларда рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Әдәбияттан белемебезне тикшерү өчен кичтән чакыра иде. Кыш көне көн яктысы тиз бетә, караңгы иртә төшә. Ул, укыту бүлмәсенең утын сүндереп, бездән «имтихан» ала иде. Безгә ныклы белем бирү теләге көчле булган. Күчергәнне бер дә яратмый иде. Аның биргән белемнәре, үгет-нәсыйхәтләре дөрес юлдан, тайпылмыйча барырга ярдәм итте. 
8 нче сыйныфны тәмам-лагач, Гөлчирә апаның өенә барган идем. (Ничек кыюлыгым җиткәндер?) Йорты зур түгел, җиһазлары да бик гади булып истә калган. Бүлмәсендә бик күп газета-журнал, тау-тау булып өелгән иде. Әнисе, кызлары Наилә һәм Алсу белән яши иде. Бик акыллы, булдыклы иде кызлары да. Наилә якты дөньядан иртәрәк китте. Алсу бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши, лаеклы ялда. Ул вакытта миндә педагогия училищесына бару теләге көчле булды. Гөлчирә апа теләгемне бер сүз белән челпәрәмә китерде. «Юк, документыңны бирмим», - диде ул усал итеп. Бераз йомшый төшкәч: «Унынчыдан соң институтка барырсың, - дип елмайды. - Тырышып укы!»
«Укытучы һөнәрен сайлама», - дип киңәш биргән укытучыларым да булды. Ләкин Гөлчирә апа түгел...

Кәләй мәктәбен тәмам-лаучылар арасында педагоглар, юристлар, галимнәр, авыл хуҗалыгы белгечләре, механизаторлар, табиблар, шоферлар, инженерлар, очучы һәм тагын бик күп һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары бар. Кәләй урта мәктәбе хаклы рәвештә үзенең укучылары белән горурлана ала. Әлбәттә, аларның тормышта үз урыннарын табуларында Гөлчирә апабызның да өлеше зур. Ул безгә рус теле һәм әдәбияты фәнен өйрәтү белән беррәттән, тормышта кирәкле тагын бик күп сыйфатларны үз үрнәгендә тәрбияләргә тырышты. Юк, сүзләр, киңәшләр белән генә түгел... Эшенә җаваплы карашы, кеше язмышына битараф булмавы, рәхим-шәф-катьле булуы белән дә.

Гөлчирә апа 72 яшенә кадәр директор вазифасын башкарды. Яше дә олы, сәламәтлеге дә чамалы була шул инде. Ул үзенә алмаш итеп Илхат Имам улы Фәттаховны гына күрә. Илхат Имам улы Гөлчирә апа кул астында завуч булып эшли. Ул инде мәктәпнең бердәм коллективы белән 28 ел җитәкчелек итә. Илхат Имам улы зирәк, үз һөнәренең остасы булган белгеч. Кәләй халкы яшь буынның язмышы ышанычлы кулларда дип сөенеп яши.



Зинаида Захарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса