Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара волонтер көне кысаларында яшьләр үзәгендә «Волонтер көне-2023» тантаналы очрашуы узды

Программа кысаларында 2023 ел йомгаклары буенча актив волонтерларны бүләкләү тантанасы узды.

Программа кысаларында Казан спикеры Спиридонов Дмитрий катнашында "Әлмәт районында волонтерлыкны үстерү" темасына стратегик сессия узды. Анда шәһәрнең уку йортларыннан актив волонтерлар, эшче яшьләр, өлкән волонтерлар катнашты.

Район башлыгының, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе начальнигының, шулай ук волонтерлыкны үстерү үзәгенең Рәхмәт хаты белән әлеге өлкәнең актив яшьләре, партнерлары, спонсорлары, шулай ук "Ел волонтеры" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. 11 волонтер 11 номинация буенча конкурста җиңүче булды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса