Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча кабат килешүләр ничек төзелә
Сезнең игътибарга «Әлмәтгаз» ЭПУы начальнигы Айрат Азат улы Йосыповның шул хактагы рәсми аңлатмасын бирәбез.
Редакциябезгә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча кабат килешүләр төзү зарурлыгы уңаеннан шалтыратучылар күп булды.
2023 елның 1 сентябреннән РФ законнарының фатир эчендәге/йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә ки-лешүләр төзүгә карата таләпләре үзгәрде (71-ФЗ, 18.03.2023 ел). Үзгәрешләр буенча күрсәтелгән киле-шүләр газ бүлү оешмасы белән генә төзелә. ТРда мондый оешма булып «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тора. Килешүне РФ Төзелеш министрлыгы раслаган типовой форма буенча төзергә кирәк (29.05.2023 елгы 388/пр санлы боерык).
Фатир эчендәге/йорт эчен-дәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләрне яңа форма буенча кабат төзү өчен абонент пунктына *шәхесне раслаучы документ күчермәсен (паспорт); газ җиһазлары урнашкан бинага милек хокукын яки аннан файдалану хокукын раслаучы документ күчермәсен; газ җиһазларының техник паспортын (җиһазлар үзгәргән очракта)* тапшырырга кирәк. Моны түбәндәге ысуллар белән, шул исәптән офиска килми-чә башкарырга була:
- югарыда күрсәтелгән документлар күчермәләрен гариза һәм ризалык язуы белән бергә үзегезнең идарәче компаниягезгә, ТСЖга (ЖК, ЖСК) тапшырып;
- адресыгызны, телефон номерыгызны күрсәтеп, 5 Мб тан артык булмаган күләмдәге документларның скан-күчермәләрен түбән-дәге электрон почта адресы буенча җибәреп: DogAlmet@tattg.gazprom.ru;
- Әлмәт шәһәре, Совет урамы, 188 нче йорт адресы буенча урнашкан абонент пунктына (абонент бүлегенә) китереп.
Бу очракта фатир эчен-дәге/йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә киле-шүләрне яңарту өчен газлаштырылган бинада теркәлгән кешеләр саны турында белешмә (милекче үзгәрүдән һәм яңа йортларны газлаштырудан кала) бирергә кирәкми.
Документлар җыелмасын (килешүләрне) әзерлә-гәннән соң, безнең хез-мәткәр килешүләргә кул кую өчен уңайлы вакытны ачыклау максатыннан сезнең белән элемтәгә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа