Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучыны 100 еллык юбилее белән котлады

1 декабрьдә, Әлмәт районында яшәүче Хәмәтдинова Мөзәянә Мәхмүт кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башлыгы Тимур Нагуманов Мөзаянә Мәхмүт кызы 100 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Тимур Нагуманов ил Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисенең котлау хатын, шулай ук үзеннән котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Котлауларга җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Владимир Яшанин, Әлмәт политехник техникумы директоры урынбасары Рафаэль Ганиев, социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев кушылды.

Мөзәянә Хәмәтдинова 1923 елның 1 декабрендә Татар АССРның Мөслим районында туа.

Бөек Ватан сугышында 1942 елның 16 апреленнән 1946 елның 15 декабренә кадәр катнаша. Калинин район хәрби комиссариаты тарафыннан армия сафларына чакырыла.

II Украина фронтының 92 нче авиация полкы аэродромында кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Самолетларны  ягулык белән тутыра һәм очышка әзерли. 1943 елның ноябрендә Ерак Көнчыгыш фронтына аэродром ротасына күчерелә. Җиңү көнен ул Сахалинда каршылый. Япония сугышында катнаша һәм 1946 елда гына демобилизацияләнә. Сахалинда эшли, шунда кияүгә чыга. Ә 1949 елда гаиләсе белән бергә Татарстанга, Тымытык авылына кайталар. 1963 елдан Әлмәттә яши. Әлмәт төзелеш техникумында 15 елдан артык китапханәче булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга.

Муөзәянә апа эштә һәм иҗтимагый тормышта гына түгел, гаиләдә дә үрнәк булды.

"Мин еш кына әниемнең энергияне каян алуын, ничек өлгерүен уйлап гаҗәпләнәм. Бөтен гаилә өчен ул үзе тегә, Яңа ел иртәләрендә безнең костюмнар һәрвакыт аерылып тора, һәр тапкыр бүләкләр ала иде. Җир җиләге, гөмбә җыярга бик ярата, башкалар бер чиләк җыя, ул инде икенчесен тутырган була. Ул төрле ризыклар әзерли иде! Әти - әниләр аркасында балачагыбыз бик бәхетле булды", - дип сөйли Флера Хәмәтдинова.

Мөзәянә әбигә 100 яшь

Бүген Мөзәянә Мәхмүтовнаның зур тату гаиләсе, аның янында аның балалары, оныклары һәм 10 оныкчыгы бар. Ватан сугышы ордены һәм күп санлы юбилей бүләкләре белән бүләкләнә.

100 еллык авыр тормыш кичергәннән соң, Мөзәянә Хәмәтдинова күтәренке күңелле, шат күңелле кеше булып кала бирә. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса