Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә көз көне 423 бала туган, 315 парның никахы теркәлгән

Матур датада «23.11.23» сигез пар өйләнешкән.

Әлмәт районы ЗАГСы белгечләре узган көзгә нәтиҗә ясадылар. Мәсәлән, барлыгы, 423 бала туган: 222 ир бала һәм 201 кыз бала дөньяга килгән. Игезәкләр өч гаиләдә туган.

2023 елның 11 аенда Әлмәт районында әниләр саны 1645кә артты . Иң өлкән әни 46 яшьлек хатын-кыз булды. Иң өлкән әти - 55 яшьлек ир.

Яңа туган балалар арасында иң популяр исемнәр Әмир, Матвей, Камил, София, Ева. Бу көздә Илнат, Мөнир, Залман, Садия, Миэлия, Каролина сирәк очраучы исемнәр кушканнар.

Узган өч айда 315 парның никахы теркәлгән. Көзнең иң матур көнендә «23.11.2023» сигез пар өйләнешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса