Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең «Нур» үзәгендә Татарстан Республикасының җиде районыннан яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре очрашты

Очрашуның төп спикеры - республиканың яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков.

Ул министрлык эше, яшьләр сәясәте һәм яшьләр өчен гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде, «илебез җитәкчелеге ярдәмендә яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләре бар»дип билгеләп үтте.

Әлмәттә яшьләр сәясәте турында яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов та җентекләп сөйләде.

Шулай ук «Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе»  проектлары администраторы Вероника Кулуева, шулай ук «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» яшьләр белән эшләү буенча белгече Анжелика Ермачкова да үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр турында җентекләбрәк сөйләделәр.

Республиканың яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Владиславович һәм Әлмәтнең  балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Равилович белән ачык диалогта актив яшьләр дә аралаша алды. Балалар эксперт фикерен ишеттеләр, дулкынландыргыч сораулар бирделәр. Очрашу яшьләр үзәге холлында узды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса